Әлфир Шәйхаттаров кебекләр хакында, кайда туган, шунда ярап куйган диләр. Мәктәптән соң ул Кушнаренко авыл хуҗалыгы техникумына керә, агроном дипломы ала. Армиягә бара һәм, җирдә эшләү өчен туган авылы Кисәккаенга кайта. Һәм шундук белемен арттырырга карар итә: аграр университетның читтән торып уку бүлегенә керә. Шул вакыттан алып, күптән түгел «Ленин юлы» исемен йөрткән, ә хәзер «Юлдаш» ширкәтенә әверелгән хуҗалыкта баш агроном булып эшли. Инде егерме биш ел үткән. 1993 елда «Ленин юлы» колхозы 11 яшь белгечне кабул итә. Вакыт үтү белән барысы да таралыша, ә Әлфир Сәгыйтьҗан улы элеккечә туган хуҗалыгына хезмәт итә. Ә бүген аның вазыйфасы «икеләтә»: баш агроном-рәис урынбасары. Авылда ныклы төпләнгән: гаилә корган – Ләйсән Фәнүз кызы шулай ук биредән, ике кыз үстергәннәр, йорт төзегәннәр.
Актив тормыш позицияле кеше буларак, авылдашлары аны инде өченче чакырылыш депутаты итеп сайлый. Баш тартырга да мөмкин булыр иде, «икеләтә» вазыйфасында эше бик күп.
Ләкин бөтен хикмәт шунда, ул авылы, үз ягы өчен әхлакый җаваплылык тоя. Битараф булмау, катнашлык, кеше хәленә керә белү Әлфир Сәгыйтьҗан улын авылдашларының ишетеп кенә түгел, ә проблемаларын хәл итәргә өнди.
Авыл биләмәсенең бюджеты чикләнгән, ә проблемалар күп, һәм аларның барысын да чишәргә кирәк. Юл чистартканда, чүп-чар чыгарганда, территорияләрне төзекләндергәндә, авыл депутатына еш кына «Юлдаш» ширкәте директоры каршында техника белән ярдәм итү турында сорау күтәрергә туры килә. Һәрвакыт уңай җавап ала. Бүген хуҗалыкта 30га якын кеше эшли, ә производство ветераннары өч тапкыр күбрәк. Аларның байтагы хәстәрлеккә мохтаҗ, «Юлдаш» ярдәмгә килә. Кисәккаен асфальтлы юл, газ һәм суүткәргечле төзекләндерелгән авыллар рәтенә керсә дә, Совет утырышында депутатларга байтак проблемаларны хәл итәргә туры килә: су җайланмасының таушалганлыгы, авыл чүплекләрен бетерү, калдыклар чыгаруны оештыру һ.б.
Әлфир Сәгыйтьҗан улы көн саен сайлаучылары белән күрешә, аларның проблемаларында «кайный», мәшәкатьләрен «авыл Советы» һәм «колхозныкы»на аермый. Халык шулай ук аның җәмәгать эшләрен генә түгел, ә җир-туендыручы турында хәстәрлек күрүен дә бәяли. Бу аңлашыла да, чөнки «якташлар» һәм «җир» сүзләренең мәгънәсе бер...