ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+13 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Урындагы үзидарә
1 июнь 2018, 10:51

Тавыш бирәчәкбез. Әлегә алдан

3 июньдә барыбызга да «кандидатлыкка кандидатлар» сайларга кирәк

Башкортстан Республикасының Дәүләт җыелышы – Корылтайга «Бердәм Русия» партиясеннән арытаба кандидатлар күрсәтү өчен кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүгә әзерлек дәвам итә. Ул 3 июньдә уза. Аның ничек үтәчәге турында «Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлекчә секретаре урынбасары Вил Нигъмәтҗанов белән әңгәмәләшәбез.
– Вил Рифович, партия эчендә алдан тавыш бирү нигә кирәк?
– Алдан тавыш бирү ярдәмендә «Бердәм Русия» партиясе арытаба кандидатларның сайлауда катнашуы өчен сайлап алу үткәрә. Тавыш бирү йомгаклары буенча республика парламентына кандидатларның партия исемлеге формалаш-тырылачак. Алдан тавыш бирү партиягә депутатлар корпусының кадрлар составын күпкә яңарту мөмкинлеге бирә – шул исәптән үз кандидатурасын күрсәтү мөмкинлеге булган партиясезләр исәбенә дә.
– Яңавыл районы территория-сендә ул ничек оештырылачак?
– Район тугыз исәпләү участогына бүленгән: аларның өчесе шәһәрдә, алтысы – авылларда. Тиңдәшлечә, һәрберсендә бишәр кешедән торган тугыз исәпләү комиссиясе булдырылды. Шәһәрдә тавыш бирү Яшьләр сарае, лицей һәм Р. Гәрәев исемендәге мәктәптә оештырылачак. Авыллылар Шүдик, Карман, Орловка, Сандугач, Яңа Уртавыл, Ямадыда тавыш бирә ала. Алар арасында араның якын булмавын исәпкә алып, тавыш бирүчеләрне йөртү оештырылачак. Исәпләү участоклары 8 сәгатьтән 20гә кадәр эшләячәк. Паспорт алып килергә кирәк.
– Алдан тавыш бирүдә кемнәр катнаша ала?
– 18 яше тулган һәм Яңавыл районы территориясендә даими яшәүче һәр гражданин.
– Кайда тавыш бирергә кирәклеген ничек белергә?
– Шәһәрдә, исәпләү участоклары сайлау округлары чикләрен исәпкә алып төзелгән. Сайлауда шәһәр биләмәсе, Яшьләр сарае, 1 санлы мәктәп, гимназиядә тавыш бирүче барлык гражданнар 3 июньдә Яшьләр сараена килергә тиеш. 4 санлы мәктәп, лицей, Некрасов урамы, 23 адресы буенча округларга беркетелгән сайлаучылар лицейда тавыш бирә. Шәһәрнең төньяк өлешендә яшәүчеләр Р. Гәрәев исемендәге мәктәпкә килә. Югарыда әйтелгәнчә, авыллылар алты исәпләү участогында тавыш бирә. Шүдиктә – үзенекеннән башка – Эткенә, Первомай, Байгуҗа авыл биләмәсе халкы; Карманда – Иске Кодаш, Кисәккаен авыл биләмәсе; Орловкада – Асаудыбаш һәм Ижбулды авыл биләмәсе; Сандугачта – Истәк һәм Максим авыл биләмәсе; Яңа Уртавылда – Ваяды, Ямадыда – Мәсәгут һәм Иске Вәрәш авыл биләмәләре халкы.
– Бюллетеньнәрдә ничә фамилия булачак? Берсе өчен генә тавыш бирергә кирәкме?
– Исемлеккә алдан фикер алышу үткән 12 кеше кертеләчәк. Безнең 55 санлы Бүә сайлау округы ике: Яңавыл һәм Борай районын берләштерә. Шуңа күрә исемлектә яңавыллылар да, борайлылар да, уфалылар да бар. Алдан тавыш бирүдә бездән – алты, Борайдан – дүрт, Уфадан ике кеше катнаша. Алдан тавыш бирү – рейтинглы, депутатлыкка кандидатларның теләсә кайсы саны өчен тавыш бирергә мөмкин.
– Якташларның алдан тавыш бирүдә актив катнашуына исәп тотасызмы?
– Моңа бик ышанабыз. Бу партия өчен дә, «Бердәм Русия» партия исемлекләрен төзегәндә ачыклык, конкурентлык һәм үзара ризалык принципларына таянып эш итүе сайлаучылар өчен дә зур плюс.
Алдан тавыш бирү ярдәмендә сайлаучы дәгъва итүчеләр белән алдан танышу мөмкинлеге ала, һәм сайлауга ул әзеррәк була. «Бердәм Русия»нең анык эшләр партиясе булып торуын яңавыллылар яхшы аңлый, дип уйлыйм.
«Чын эшләр», «Шәһәр мохите», «Хәвефсез юллар», «Уңайлы мохит», «Халык контроле» һ.б. партия проектларын тормышка ашыру шуны дәлилли.
Читайте нас: