ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+6 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Урындагы үзидарә
11 июль 2018, 13:07

«Чын эшләр»: старт бирелде

Партия проектларын тормышка ашыру башланды

«Бердәм Русия» партиясенең «Чын эшләр» проекты дүртенче ел гамәлгә ашырыла. Билгеле булуынча, гражданнар башлангычларын сайлап алу һәм өстәмә ресурслар җәлеп итү юлы белән авыл биләмәләре һәм тоташ муниципалитетларның көнүзәк проблемаларын бергәләп хәл итү бу программаның төп идеясе булып тора.
Район авыллары, шәһәрдә «Чын эшләр»не тормышка ашыру мизгеленнән күпсанлы балалар уен һәм спорт мәйданчыклары төзекләндерелде, суүткәргечләрнең таушалган участогы, мәктәп тәрәзәләре алыштырылды, клуб түбәләре яңартылды һ.б. Бүген барлык оештыру эшләре тәмамланды диярлек, проектларны чираттагы тормышка ашыру башлана.
Үткән атна уртасыннан Иске Вәрәш авыл биләмәсендә дә чын эшләр башланган. Бюджетлардан акча кергән, бөтен кирәкле материал китерелгән, халык, Мензаир Салягатдинов һәм Владимир Байдуллин узган пәнҗешәмбе эшкә тотынган – быел биредә Иске Вәрәш авылында чишмәне төзекләндерергә карар иткәннәр.
– Чишмәгә бару юллары ремонтланачак, территориясе төзекләндереләчәк, чишмә чистартылачак, каркаслы киртә, «беседка» барлыкка килер һ.б., – ди авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Миншакир Шәретдинов, – барысы 100 мең сум чамасы булачак. Халыкның канәгать калуына ышанабыз һәм мөмкин булган бөтен нәрсәне эшләячәкбез.
Башкача булуы да мөмкин түгел, чөнки халык элекке елларда да проектның эшләве һәм бөтен нәрсәнең халык өчен башкарылуын күрде. «Чын эшләр» проектын тормышка ашыру кысаларында авылда балалар уен мәйданчыгы барлыкка килгән, Иске Вәрәш авыл мәктәбе спорт залы һәм ашханәсенең түбәсе,идәне алыштырылган, Нәнәде клубында түбә һәм идән яңартылган.
Читайте нас: