ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
-3 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Урындагы үзидарә
27 август 2018, 10:15

Тәрәзә, лампа, җылылык...

Районда «Чын эшләр» һәркайда тәмамланды диярлек

Район һәм шәһәрдә социаль объект, юл һәм коммуникация инфраструктураларын яхшыртуга юнәлтелгән төрле программалар актив тормышка ашырыла, бу хакта гәзит хәбәр итеп тора. Шундый программаларның берсе – «Бердәм Русия» партиясенең «Чын эшләр» проекты. Быел барлык планлаштырылган эш тәмамланган диярлек. Программаның Яңавыл районының бернинди искәрмәсез бөтен авыл биләмәләренә «керүе» игътибарга лаек. Өстәвенә мондый күренеш өченче ел рәттән күзәтелә.
Быел мисалга, Яңа Урҗа һәм Йөгәмәш авылларында зиратны киртәләү өчен төзелеш материаллары алынган. Каймашабаш, Ямады авылы мәктәпләрендә тәрәзә алыштырырга булганнар, Орловкада шундый ук эш авыл мәдәният йортында башкарылган. Күчтә һәм Карман авылларында урам яктылыгын хәстәрләгәннәр. Ваяды авылының балалар бакчасында җылылык системасына агымдагы ремонт башкарылган. Шулай ук быел «Чын эшләр» музыкаль аппаратура алырга, түбә алыштырырга, чишмәне төзекләндерергә ярдәм иткән... Шушы программа буенча үткән ял көннәрендә генә Яңа Уртавыл авыл биләмәсендә эшне тәмамлаганнар. Авыл хакимиятеннән хәбәр итүләренчә, Вәрәш авылында өмә оештырганнар, авыл клубының түбәсен профнастилга алыштырганнар. Биредә «Чын эшләр» проекты буенча 142 мең сумлык төзелеш материаллары алганнар, шул исәптән 80 меңе – республика бюджетыннан, 62 меңе – урындагы бюджеттан. Өмәдә 25 кеше катнашкан, бу Вәрәш, Яңа Уртавыл авылы активистлары, урындагы хакимият, авыл клубы, табиблык амбулаториясе хезмәткәрләре».
Финанслауга килгәндә. Ул билгеләнгән мисалдагы кебек, кушма финанслау шартларында башкарыла. Кирәк чакта авыллылар да актив катнаша, аларны эш белән куркытып булмый.
Шәһәр биләмәсендә дә «Чын эшләр» буенча эшләр тәмамланган: Яңавылның ике яңа микрорайонында – «Истәк» һәм «Восточный»да балалар мәйданчыгы алынган һәм урнаштырылган. Тиздән бу мәйданчыклар тантаналы рәвештә ачылачак.
Читайте нас: