ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+13 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Урындагы үзидарә
6 сентябрь 2018, 12:00

Комалакта ремонт бара

Урындагы башлангычларны яклау программасын тормышка ашыру

«Кәгазь» һәм аңа охшаш эшләр артта калды, район авылларында Урындагы башлангычларны яклау программасы буенча халык тарафыннан сайланган проектларны тормышка ашыру башланды. Әлегә, әлбәттә, бөтен җирдә дә түгел, безгә билгеле булуынча, Ваядыда машина юлын ремонтлау, Можгада зиратны капиталь ремонтлау һәм төзекләндерү, Комалакта элекке башлангыч мәктәпкә капиталь ремонт бара.
Соңгысында, алты ел элек мәктәптә балалар тавышы яңгыравы тукталгач, ул үзенә башка функцияләр алуы сәбәпле эшләнә. Шәхси эшкуар Әлфия Гарифҗанова ярдәменнән кулланып, эчендә җиңелчә ремонт башкарып, биредә мәдрәсә, клуб, китапханә урнаштырганнар (шуңа өстәп, бу бинада медпункт та бар) – үзенчәлекле күп функцияле үзәк. Бинаның тышкы кыяфәте генә начар булган.
Хәл, бинаның искиткеч матур тышланган мәчет һәм биредә «Бердәм Русия» партиясенең «Чын эшләр» проектын тормышка ашыру кысаларында барлыкка килгән балалар мәйданчыгы арасында урнашуы белән дә кискенләшкән. Әмма Урындагы башлангычларны яклау программасы-2018дә катнашу буенча гражданнар җыены булган. Сорау күп функцияле үзәк бинасын һәм чишмәне төзекләндерү арасында торган. Халык программада катнашырга карар иткән һәм беренче вариант өчен тавыш биргән. «Тоташ дөнья белән», программа таләп иткәнчә, акча җыйганнар (шул исәптән, иганәчеләр – «Химпром» ширкәте, эшкуар Әлфия Гарифҗанова, имам-хатиб Флүр Яхин, Амур Сәлахов, Римфил Хаҗиәхмәтов ярдәмендә), кирәкле документ эшләгәннәр. Нәтиҗәдә проект конкурс сайлап алу турын үткән, тендорны җиңгән шәхси эшкуар Динар Әсхәдуллин хезмәткәрләре аны тормышка ашыра. Түбәсе инде алыштырылган, стеналары җылытылган һәм тышланган, берничә ел «утырган» бина күтәртелгән. Шушы көннәрдә пластик тәрәзә һәм ишекләр урнаштыру, киртәләр алыштыру буенча эш башланырга тиеш.
Читайте нас: