ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+17 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Урындагы үзидарә
6 ноябрь 2018, 10:05

Мәшәкатьләрнең чиге юк

Халык авыл биләмәсе хакимияте ярдәмен тоя

Иң төзекләндерелгән авыл биләмәсенә район конкурсында Яңа Уртавыл авыл биләмәсе җиңүче булды. Моңа ничек ирешүләре хакында авыл биләмәсе башлыгы Инзилә Шәйхетдинова белән әңгәмәләшәбез.
– Инзилә Фиратовна, дүрт ел элек мәктәпнең педагогик коллективы белән җитәкчелек итә идегез, бүген район территориясе буенча иң зур авыл биләмәсе турында хәстәрлек сезнең иңдә. Тормыштагы шундый үзгәрешкә үкенмисезме?
– Әлбәттә юк. Бу авыр, ләкин бик кызыклы, төрле планлы. Якташларны борчучы сорауларны хәл итә алганда, ул зур әхлакый канәгатьлек китерә. Эшне булдыра алу-алмавым – башка эш: моны халык хәл итсен. Шушы еллар эчендә төрле хәлләр булды, ләкин авыллыларның мине яклавына шатмын, моңа рәхмәтлемен. Һәр яхшы башлангыч аңлап кабул ителә. Дөньяда яхшы кешеләр күбрәк, дигән караш ныгый гына.
Авыл биләмәсенә килгәндә, ул, чынлап та, зур: территориясе 181 кв. км тәшкил итә, халкы 2000нән аз гына кимрәк. Торак пунктлар саны – ун. Үзгә игътибар таләп иткән ерак урнашкан авыллар да бар. Авыл биләмәсендә барлык социаль объектлар каралган: ул интернаты белән урта гомум белем бирү мәктәбе, балалар бакчасы, табиблык амбулаториясе, бер ФАП һәм икенчесе ачылу көтелә, күп функцияле авыл мәдәният йорты һәм өч клуб, модельле китапханә, берничә кибет, күчмә сәүдә, почта элемтәсе бүлекчәсе.
– Район конкурсында җиңүгә исәп тоттыгызмы?
– Әлбәттә, отарга бик теләдек, ләкин ышаныч юк иде. Һәр авыл биләмәсе төзекләндерү проблемаларын финанс мөмкинлектән чыгып хәл итә. Бу бер көн һәм хәтта бер ел мәшәкате түгел. Өстәвенә, конкурс районда тәү тапкыр үткәрелмәде, шуңа күрә берничә елга эшчәнлек нәтиҗәләре бәяләнде.Һәм бу авыл хакимиятенең генә түгел, ә тоташ халыкның хезмәте, ә тагын – район хакимияте, республика хөкүмәте ягыннан зур ярдәм нәтиҗәсе. Мисалга, районның юл фонды, республикадан квартал саен субсидия булмаса, проблемаларга чумар идек. Социаль максатлы программалар – зур ярдәм: ул урындагы башлангычларны яклау программасы, «Авыл территорияләренең тотрыклы үсеше», «Урамнарны яктырту челтәрләрен яңарту», «Бердәм Русия» партиясенең «Чын эшләр» проекты һ.б. Мисалга, староста һәм тоташ халыкның активлыгы ярдәмендә Татар Урадасы авылы кешеләре ике ел рәттән урындагы башлангычларны яклау программасы буенча юлларны ремонтлау буенча 1 миллион сум күләмендә грант отты.
– Төп ярдәмчеләрегез?
– Депутатлар корпусы – урындагы да, район да, авыл старосталары, авыл учреждениеләре хезмәткәрләре, хатын-кызлар советы, ветераннар советы, эчкечелеккә каршы көрәш, авыр гаиләләр белән эшләү буенча комиссияләр. Һәм авыллылар үзләре. Күп нәрсә халык башлангычы буенча, алар көче белән һәм хатта алар акчасына эшләнә. Мисалга, Вәрәш һәм Булат-Елга авыллары халкы Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәйкәл кирәк дип карар итте һәм эшләде. Мондый мисаллар байтак.
Республиканың 100 еллыгына Башревкомның беренче үзгә уполномоченные, Яңа Уртавылда туып-үскән Хәлим Әмиров истәлегенә мемориаль такта куярга уйлыйбыз.
– Беренче урын алдыгыз, ирешелгән уңышлардан тынычланырга мөмкин?
– Сез нәрсә, юк, эш бик күп. Проблемалар да шулай ук. Яңа Уртавыл, Татар Урадасына газ үткәрү мәсьәләсе кичектергесез хәл итүне таләп итә. Ун торак пунктның бишесендә генә «зәңгәр ягулык»тан кулланалар. Су тәэминаты белән проблемалар бар. Балалар бакчасына капиталь ремонт кирәк, каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсен реформалаштыру уңаеннан сораулар байтак. Күңелгә ятышлы мәшәкатьләр дә бар: бу көннәрдә Яңа Уртавылда юл ремонтлау проекты белән урындагы башлангычларны яклау программасында катнашу буенча йомгаклау җыелышы үткәрәбез. Җиңүгә ышанабыз, авыл халкы тәвәккәл.
Читайте нас: