ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+23 °С
Ачык
VK
Барлык яңалыклар
Урындагы үзидарә
23 ноябрь 2018, 10:58

И. Әхраров: «Халык ышанычын акларга тырышабыз»

Районның көньяк-көнчыгыш чикләрендә ничек яшиләр

Мәсәгут авыл биләмәсе район үзәгеннән иң ерак урнашканнардан берсе. Мисалга, Кушимән авылы шәһәрдән 50 километр ераклыкта. Бу районда территориясе буенча да, халык исәбе буенча иң зурлардан берсе. Биредә торак пунктларның, бер-берсенә сыенган кебек, якын урнашуы да кызыклы үзенчәлекләрнең берсе булып тора.
Авыл хакимияте башлыгы Илдар Әхраров бу якларда халыкның ничек яшәве турында сөйли.
Социаль өлкә һәм инфраструктура
– Безнең биләмәнең социаль өлкәсе бүген мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, физик культура һәм спорт өлкәсендә мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле тоташ бер организм. Ямады авылы мәктәбе филиалы, Мәсәгут, Түбән Чат һәм Тауда ФАП эшли. Халык биләмәнең җәмәгатьчелек тормышына җәлеп ителә. Мәдәният учреждениеләре эшли: Мәсәгут авыл мәдәният йорты, Тау, Кызылъяр авылларында авыл клублары һәм Мәсәгут китапханәсе. Мәктәпнең заманча спорт залы бар, шулай ук территориясендә – спорт мәйданчыгы.
Инфраструктура яхшы үсешкән – барлык торак пунктларга газ үткәрелгән, йортларда IP-телевидение, интернет. Кышкы чорда авыл урамнарын чистарту белән дә проблема юк. Авыл биләмәсе территориясендә ике авыл хуҗалыгы предприятиесе – «Марс» һәм «Мирас» ширкәтләре эшчәнлеген алып бара. Халык өчен эш урыннары, шәхси хуҗалыкларда терлек асрау мөмкинлеге бар.
Халык һәм демография
– Район үзәге һәм зур шәһәрләрдән ерак урнашканлык, әлбәттә, безнең файдага түгел. Яшьләр нигездә үсеш һәм яхшы хезмәт хакы, киләчәге булган, аларның карашына, абруйлырак урыннарда нигезләнергә тырыша һәм вуз тәмамлаганнан соң кайтмый. Ләкин, күңеле һәм йөрәге белән кече Ватанына тугры кешеләр биредә кала һәм шәһәрдәгедән һич ким яшәми. Бүген даими яшәүче халык исәбе – 897, алардан 444е – ир-егет һәм 453е – хатын-кыз. Авыл биләмәсе территориясендә гаиләләр өй төзи, ел саен ике-өчәр яңа торак сафка кертелә. Мисалга, үткән һәм быелгы елда Тау авылында ике гаилә өй туе үткәрде. Түбән Чатта да яңа йортлар бар.
Проблемалар турында
– Авыллыларда канәгатьсезлек уяткан төп бәла – ул муниципальара әһәмияттәге Чытырман-Югары Чат юлы торышы. Аны ремонтлауга акча безнең бюджетта салынмый, шуңа күрә үз көчебез белән тиешле кыяфәткә китерә алмыйбыз. Шунлыктан юллар өзеклеге чорында автобус йөрими.
Ярдәмчеләребез хакында...
– Торак пунктлар старосталары: Айрат Гарипов, Илмир Даутов, Булат Әхкәмов, Фәимҗан Сафиуллин, Өлфәт Әхмәдуллин, Миләүшә Гомәрова һәм депутатлар Рәвилә Габдрахманова, Гөлнара Тәкыйуллина, Денарис Ханов, Илиза Хаҗиева, Илмира Әхмәдишина, Данил Габдулхаков, Илүсә Мөхәева, Зинфир Миңнебаев халык белән эш алып барырга булыша. Барлык җәмәгатьчелек комиссияләре, хатын-кызлар, ветераннар советы актив эшли.
Халык башлангычлары тормышка ашарлыкмы?..
– Әйе, һичшиксез. Авыллылар шулай ук. «Бердәм Русия» партиясенең «Чын эшләр» һәм урындагы башлангычларны яклау программаларын тормышка ашыруда бердәм. Өч ел рәттән бу республика программасында җиңә алдык һәм проектта катнашу исәбенә Түбән һәм Югары Чатта юлларны ремонтладык, Тау авылында зират киртәсен яңарттык «Чын эшләр» проекты кысаларында Кызылъяр авылында ял зонасы булдырдык, Иске Алдарда су насосы станциясе йортын ремонтладык. Ел саен Мәсәгут авылы мәктәбенә ярдәм итәбез – бюджет һәм «Чын эшләр» программасы акчасына тәрәзә һәм мәктәпкә керү баскычын алыштырдык. Тау авылына кергәндә елга аша яңа заманча күпер инде берничә ел халыкны сөендерә.
Проблемалар акрынлап хәл ителә, яңа проектларны тормышка ашырырга планлаштырабыз. Хакимият башлангычлары халыкта аңлау таба, ә без аларның өметен акларга тырышырбыз.
Читайте нас: