Русия Федерациясе Президенты карары ярдәмендә якындагы елларда ил төбәкләренә милли проектлар кысаларында өстәмә рәвештә триллион сумнар керәчәк. Бу халык тормышы сыйфатында чын алга китеш булачак. Сүз хезмәт хакы һәм пособиеләр арту турында бара. Медицина һәм мәгариф, мәдәният белән спорт, юллар һәм күперләр төзелеше, шәһәр һәм авылларны төзекләндерүгә зур ресурслар юнәлтеләчәк.
БР Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы
Радий Хәбиров Юлламасыннан.
14 гыйнварда үткән оператив киңәшмәдә район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбировның Юлламасын Яңавыл районында гамәлгә ашыру буенча төп чараларны белдерде. Чыгышыннан төп өземтәләрне китерәбез.
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эш
Республика халыкы Радий Хәбировның социаль челтәрләрендә көн саен мөрәҗәгать итә, авырлыклары белән уртаклаша. Сүз уңае, тәкъдим ителгән мөмкинлектән яңавыллылар актив куллана. «Инцидент-менеджмент» системасында эшләүнең 3 аенда безнең тарафтан 300дән артык мөрәҗәгать уңышлы эшкәртелде. Алар система аша гына түгел, ә җитәкчеләрнең шәхси битләренә дә килә.
Шул уңайдан барлык дәрәҗә җитәкчеләрнең социаль челтәрләрдә эшләве, барлык сорауларга тиз җавап бирүе һәм колак салуын катгый таләп итәм, минем сорауларга да оператив җавап бирергә тиешләр, чөнки гражданнарның минем шәхси биткә кергән сорауларына җавап тизлеге һәм сыйфаты моңа бәйле. Аларны игътибарсыз калдырсак – бу тарихларның арытабангы дәвамын алачакбыз. Проблемаларны вакытында хәл итү мөһим. Ачык һәм эшлекле.
Мәктәпләр һәм балалар бакчалары
Бүген 12 миллионнан артык сумга районның тугыз белем бирү учреждениесендә капиталь ремонт үткәрүгә проект-смета документациясе һәм дәүләт экспертизасы нәтиҗәсе бар.
Районда мәктәпкәчә мәгарифнең заманча модельләрен кертүнең уңай тәҗрибәсе каралган. 2011 елдан мәктәпкәчә белем бирүнең альтернатив формалары: гаилә тәрбиясе, кыска вакытлы төркемнәр, гувернер хезмәте оештырылды. Барлык 14 мәктәпкәчә учреждениедә ата-аналар өчен белешмә үзәкләре эшли. Моннан тыш, урын җитмәү сәбәпле, балалар бакчасына йөрмәгән 1,5-3 яшьтәге сабые булган күп балалы һәм аз тәэмин ителгән тулы булмаган гаиләләргә компенсация түләү билгеләнә.
2019 елда 8 санлы «Канәфер чәчәк» балалар бакчасы нигезендә 15 балага кыска вакытлы төркем ачылды. Моннан тыш, 25 урынлык кыска вакытлы тагын ике төркем оештыру өчен, 7 санлы «Кыңгырау чәчәк» балалар бакчасы нигезендә 174,8 кв. м гомум мәйданлы торак булмаган бина бүленде.
2019 елда Шүдик авылының «Италмас» микрорайонында 60 урынлык балалар бакчасы төзелешен башлау планлаштырыла. Проект дәүләт экспертизасын үтте һәм уңай нәтиҗә алды.
Балалар туклануын оештыру
Белем бирү учреждениесенә документларның кирәкле пакетын китергән гражданнарның аз тәэмин ителгән күп балалы категорияләре өчен бер укучыга көненә 45 сум күләмендә республика бюджетыннан акча исәбенә түләүсез туклану каралган. Моннан тыш, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар көненә 100 сум исәбеннән бушлай туклана.
Балалар «Роспотребнадзор» тарафыннан расланган ике атналык меню нигезендә туклана. Барлык белем бирү учреждениеләрендә бракераж комиссияләре оештырылган, туклану сыйфатын контрольдә тоту аның йөкләмәсенә карый.
Ата-аналар берләшмәлеге белем бирү учреждениеләре администрациясе белән килешү буенча балаларның туклануын оештыруны контрольдә тотуда катнашырга тиеш. Ата-аналар үзидарәсе органнары вәкилләре кухняда санитар нормалар үтәлеше, азык-төлек белән тәэмин итү һәм аларны саклау сыйфаты, әзер ризыкның тәм үзенчәлеген тикшерә. Ата-аналар бу хокуктан активрак кулланырга тиеш дип исәплим.
Карман һәм Удмурт Ушьясы авылларында модульле ФАП булдырылды. Сигез фельдшер-акушерлык пункты авария хәлендә. Быел Истәк авылында модульле ФАП урнаштыру планлаштырыла. Ваяды ФАПы авыл клубының ремонтланган бинасына күчереләчәк, Сандугачныкы – авыл клубының буш бинасына.
Игровкада ФАП төзү БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы аша программага кертеләчәк. Әтлегәч, Шүдик, Ижбулды, Асаудыбаш ФАПлары киләсе елларда модульле ФАПлар төзелеше планына кертелде.
Районда, тоташ республикада кебек үк, «медицина кадрлары җитмәү» проблемасы җитди булып кала. 2018 елда сигез табиб – яшь белгеч – эшкә кабул ителде. 2019 елның гыйнваренда яшь белгеч – акушер-гинеколог эшкә урнашты.
Ел саен белгечләр «Авыл докторы» программасына заявка бирә (2012 елдан катнашабыз, биш табиб-терапевт, ике табиб-педиатр). 2019 елда безнең Яңавыл шәһәре «Авыл докторы» программасының кече шәһәрләрдән катнашучылар исәбенә керер, дип ышанабыз.
«Авыл фельдшеры» программасы буенча авылларда өч фельдшер эшли.
Яшь белгечләрне социаль яклау чаралары сыйфатында 2019 елда биш фатир бүлү, шулай ук вакытлыча яшәп торган торак өчен компенсация түләү планлаштырыла.
Радий Хәбиров авыл хуҗалыгында тулысынча гамәлгә ашырылмаган мөмкинлекләр күрүен билгеләде. Агробизнеска заманча белгечләр әзерләү өчен «АПК лидерлары» программасын башлап җибәрү турында сөйләде.
«Мөгезле эре терлекнең 5000 баш савым сыерга терлекчелек фермалары төзү» проектын тормышка ашыру «Победа» ширкәтенә районда 2020-2022 елларда «Мөгезле эре терлекнең 2600 баш савым көтүенә терлекчелек фермасы» объекты һәм каты сыр җитештерү буенча завод төзергә, шулай ук сөт эшкәртү буенча гамәлдәге заводны яңартырга мөмкинлек бирәчәк. Тоташ проект буенча инвестицияләрнең планлаштырылган күләме 2,3 миллиард сум.
«ИТС - Агро» ширкәте район территориясендә инвестиция ниятләре турында белдерде. Арытаба киңәю максатында алар булган терлекчелек объектлары, авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңартырга планлаштыра. 2019 елда күзалланган инвестицияләр күләме 400 миллион сум тәшкил итәчәк. Шулай ук сыер көтүе продуктлылыгын җиткерү өчен 600 баш токымлы тана сатып алу планлаштырыла. Киләчәктә чәчү мәйданнарын арттыру күзаллана.
Гражданнарның торак мәсьәләләрен хәл итү өчен шартлар тудыру максатында 2019 елда районда берничә юнәлештә эш алып барылачак. Беренчедән, бу шәхси торак төзелеше өчен участоклар бүлү, шул исәптән гражданнарның ташламалы категорияләренә. 2019 елда өч һәм күбрәк балигъ булмаган баласы, инвалид баласы булган гаиләләр категориясе чиратын бетерү планлаштырыла. Әлегә 130 шундый гаилә чиратта тора. Икенчедән, бу авария хәлендәге торакны сүтү һәм гражданнарны алардан күчерү буенча эш. 2019 елда Федераль адреслы программада катнашу планнары турында әйтергә мөмкин. Районда 7000 кв. метрдан артык торак авария хәлендә. Өченчедән, бу усадьба төзелешенең гамәлдәге кварталлары, микрорайоннарны инженерлык, транспорт инфраструктурасы белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итү. Һәм, дүртенчедән, бу ихата һәм җәмәгать территорияләрен төзекләндерү.
Агымдагы елда «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» төбәк проекты буенча җәмәгать территорияләрен төзекләндерүгә республика бюджетыннан 13,128 миллион сум каралган. Шәһәр паркында фонтан төзү һәм Карман авылында Сабантуй үткәрү территориясен төзекләндерү каралган. Акчаның калган өлешенә рейтинглы тавыш бирү үткәреләчәк, биредә халык төзекләндерү өчен җәмәгать территориясен үзе сайлаячак.
Быел районның торак пунктларын тыштан яктырту системаларын яхшырту буенча чараларга 7,081 миллион сум бүлү күзаллана. Алар торак пунктларның яктыртылышын арттыру буенча эшләр үтәлеше: лампаларны энергияне янга калдыручы лампаларга алыштыру, яктырту терәкләрен төзәтү һәм алыштыруны күзаллый.
Ихата территорияләрен төзекләндерүгә 2019 елда республика бюджетыннан 17,367 миллион сумга финанслау каралган. Барлык чаралар гражданнар җыелышлары үткәрелгәннән соң шәһәрнең Юбилей урамы буенча күп фатирлы йортлар ихаталарын төзекләндерүгә юнәлтеләчәк.
Карман авылы һәм Яңавыл шәһәренең «Южный» усадьба төзелеше кварталын республика бюджеты акчасына су белән тәэмин итү проектларын тормышка ашыру башланды.
Юллар төзү һәм инфраструктура үсеше
2019 елда Территориаль заказ кысаларында республика бюджетыннан юлларны карауга 18540 мең сум һәм ремонтлауга 17647 мең сум бүленәчәк. Муниципаль юл фонды кысаларында агымдагы елга 22709 мең сум бүленде.
Быел Яңавыл районының авыл биләмәләре буенча урындагы башлангычларга нигезләнгән (урындагы башлангычларны яклау программасы) җәмәгать инфраструктурасын үстерү проектларын гамәлгә ашыру кысаларында автомашина юлларын ремонтлау буенча биш авыл биләмәсе: Асаудыбаш, Эткенә, Кисәккаен, Яңа Уртавыл, Иске Вәрәш авыл Советлары катнашачак.
БРның Юл хуҗалыгы идарәсе линиясе буенча республика бюджеты исәбенә Нефтекама -Яңавыл автоюлы (22,6-25,1 км) һәм Сусады-Ябалакка илтү юлының участогына (0-5 км) ремонт үткәреләчәк.
Каты-коммуналь калдыклар чыгару һәм утильләштерү
2019 елның 1 гыйнвареннан республика чүп-чар чыгаруның яңа схемасы буенча эшли башлады. Яңа елдан халык һәм юридик берәмлекләр каты коммуналь калдыкларны җыю, чыгару, эшкәртү һәм утильләштерү өчен хезмәтләргә түләү буенча төбәк операторы белән турыдан-туры шартнамәгә күчте. Район хакимияте тарафыннан 2017 елның августында «КамАЗ» автомашинасы нигезендә чүп ташу машинасы, шулай ук чүп-чар өчен 288 контейнер (һәр авыл биләмәсенә 16 данә) сатып алынды.
Бүгенгә сатып алынган контейнерлар саны каты коммуналь калдыклар чыгаруны нәкъ закончалык таләп иткәнчә оештырырга мөмкинлек бирми – шәхси торак сектордан атнасына ике тапкыр. Чүп-чар атнасына ике тапкыр һәм контейнерлар җитмәүне һәм чүп-чар бәясен киметүне исәпкә алып оештырылачак.