ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+1 °С
Кар
VK
Барлык яңалыклар
Урындагы үзидарә
1 февраль 2019, 16:46

Ил авылдан башлана

«Авыл территорияләренең тотрыклы үсеше» проектын тормышка ашыру

Авылларның байтак проблемаларын хәл итү өчен төбәктә «Башкортстан Республикасы авыл территорияләренең тотрыклы үсеше» программасы эшли. Гражданнарның яшәү шартларын яхшырту өлешендә аны тормышка ашыру турында хакимиятнең торак бүлеге башлыгы Алия Галиева белән әңгәмәләшәбез.
– Алия Инзифовна, һәр ел районда бу программа кысаларында кешеләр торак шартларын яхшырта. Димәк, программа нәтиҗәле эшли?
– Тулысынча. Районда соңгы биш елда шушы программа ярдәмендә 23 гаилә торак шартларын яхшыртты, шул исәптән 14 яшь гаилә һәм яшь белгеч. Субсидияләрнең гомум күләме 24070 мең сум тәшкил итте. Программа буенча финанс чара алуга бүгенгә чиратта 12 гаилә тора, алардан бишесе яшь белгечләр категориясеннән.
– Кем бу программада катнаша ала?
– Социаль түләүләрне гражданнарның ике категориясе ала: авыл җирендә яшәүче гражданнар, һәм «авыл биләмәсендә яшәүче яшь гаиләләр һәм яшь белгечләр». Әгәр дә түбәндәге шартлар сакланса, программада катнашучыга социаль түләү бирелә. Беренчедән, торак шартларын язшыртуга мохтаҗ булып танылырга тиеш. Икенчедән, даими авыл җирендә яшәү мөһим. Һәм өченчедән, хезмәт шартнамәсе буенча эшләргә яки авыл җирлегендә («авыл җирендә яшәүче гражданнар» категориясе буенча) эшкуарлык (төп эш урыны) эшчәнлеген гамәлгә ашырырга кирәк. Һәм, ниһаять, аларның үз акчасы һәм (заем чаралары) хакының ким дигәндә 30 % күләме булырга тиеш.
Гражданнарны, шул исәптән яшь гаиләләрне һәм яшь белгечләрне торак бинага мохтаҗ дип тану һәм программада катнашучы сыйфатында исәпкә кую район хакимияте тарафыннан гамәлгә ашырыла. Программа турында барлык мөһим мәгълүмат хакимият сайтында урнаштырылган.
– Субсидия акчасын нинди максатларда кулланырга мөмкин?
– Авыл җирлегендә торак алуга (мөһим: программа кысаларында кеше якын туганнарыннан һәм үзе даими яшәгән торак бинаны сатып ала алмый). Акча шулай ук торак йорт төзүгә, шул исәптән алдан төзи башлаган торакны тәмамлауга сарыф ителә ала.
– Финанс ярдәм күләме нәрсәгә бәйле?
– Социаль түләү күләме гаиләдә ничә кеше булуына һәм республика территориясендә авыл биләмәсендә 1 кв. м торакның уртача базар хакына бәйле (бүген ул 20000 сум тәшкил итә).
Үткән елда программага үзгәрешләр кертелде, аларга ярашлы ел саен 1 июльгә кадәр хакимият программа буенча торак шартларын яхшыртырга теләк белдергән гражданнарга документ тапшыру кирәклеген хәбәр итәргә (Кагыйдәләрнең 2. 17 пунктына ярашлы) тиеш.
Хәбәр иткәч, бер ай дәвамында гражданин шул документны тапшырмаган очракта, хакимият программада катнашучы исәбенән төшереп калдыру турында карар кабул итәргә хаклы.
Читайте нас: