Гражданнарның торак шартларын яхшырту буенча программаларны тормышка ашыру урындагы үзидарә органнарының күпкырлы эшчәнлегенең иң мөһим тәшкил итүчеләреннән берсе. Алар исәбендә җир участоклары бүлү, яшь гаиләләр, ятим балалар, инвалидларга, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм гражданнарның башка категорияләренә торак шартларын яхшыртуга субсидия бирү. Бүген бу программаның ничек тормышка ашырылуы турында сөйлибез.
Район хакимиятенең торак бүлегендә хәбәр итүләренчә, соңгы биш ел эчендә федераль һәм республика программалары кысаларында 402 яңавыллының торак шартлары яхшыртылган. 2018 елда гына 97 кеше дәүләт ярдәме чаралары исәбендә шәхси торак төзелешен башлаган, ә башкалар, киресенчә, аны тәмамлаган, торак мәйданнарын киңәйткән, фатир сатып алган. Саннарга игътибар итегез. Акчалата аңлатмада үткән елда барлык программалар буенча 55 млн сумнан артык гомум күләмдә субсидия бүленгән.
– 2017 ел белән чагыштырганда, торак сертификаты 13кә күбрәк бирелгән, финанс ярдәм күләме җиде млн сумга үскән. Барыннан да элек бу үткән елдан «Йорт комплектлары» проектының янә актив эшли башлавы белән бәйле. Бу юнәлеш буенча 3 гаилә торак шартларын яхшырткан. Узган ике елда бу программа эшләмәде, – ди торак бүлеге башлыгы Алия Галиева.
Нинди программалар гамәлдә
Безнең районда гражданнарның торак шартларын яхшырту буенча берничә программа һәм юнәлеш гамәлдә. Беренчедән, бу «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү». Икенчедән, «Башкортстан Республикасының авыл территорияләренең тотрыклы үсеше» кече программасы (бу хакта җентеклерәк – агымдагы елның 1 февралендә чыккан 8 санлы гәзиттә). Өченчедән, бу гражданнарның аерым категориясенә (инвалидлар, хроник авыруларның авыр төре белән газапланучылар; Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугышта катнашучыларның (инвалидларның) тол хатыннары; хәрби хәрәкәтләр ветераннары; Ерак Төньяк районнарыннан күченергә мәҗбүр булганнар; ата-ана карамагыннан торып калган ятим балалар һәм балалар) ярдәм буенча берничә программа. Дүртенчедән, инде әйтеп үтелгән «Йорт комплектлары» программасы. Шәхси торак төзелеше өчен бер тапкыр бушлай җир участогы бирү дә шулай ук монда керә.
Ничек аларда катнашучы булырга
Кеше теге яки башка программага керсен өчен ул торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булып танылырга тиеш. Мондый статусны тәкъдим ителгән документларны тикшерү нәтиҗәсе буенча махсус торак комиссиясе бирә. Тиңдәшле гаризаны турыдан-туры район хакимиятенә, МФЦ аша бирергә була, шулай ук дәүләт хезмәтләре буенча гариза тапшыру мөмкинлеге каралган. Әйткәндәй, үткән елда гаризаларның яртысы диярлек электрон төрдә тапшырылган.
2018 елда торак мәсьәләсе буенча җәмәгатьчелек комиссиясенең 40 утырышы үткәрелгән, торак биналарга мохтаҗ дип танылу турында гражданнарның 330дан артык гаризасы каралган. 181 гариза буенча уңай карар кабул ителгән, 151 гражданинга баш тартылган (нигездә, мохтаҗлык булмавы һәм алдан эш итеп торак шартларын бозу сәбәпле). Шулай ук «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасын тормышка ашыру буенча комиссиянең 22 утырышы үткәрелгән. Яшь гаиләләрнең 180нән артык гаризасы каралган.
Быел ничә кеше торак шартларын яхшыртачак
– Башлангыч мәгълүматлар буенча, 2019 елда «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» кече программасы кысаларында Яңавылдан 15 гаилә торак шартларын яхшыртачак, җидесе «Башкортстан Республикасының авыл территорияләренең тотрыклы үсеше» кече программасы кысаларында торак сертификаты алачак. Моннан тыш, бер сертификат хроник авыруның авыр төре белән газапланучы инвалидка. Шулай ук 9 ятим баланың яшәү шартларын яхшырта алуы планлаштырыла, бу максатларга районга 9 млн сум бүленәчәк, – дип сөйли Алия Галиева.
Район хакимиятенең архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлегендә 2012-2018 елларда гражданнарның ташламалы категорияләренә шәхси торак төзелешенә барлыгы 1233 җир участогы бирелүен билгелиләр. Шул исәптән 424 участок – күп балалы, 75 участок – инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә, 19 – бюджет эшчеләренә, 540 – торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ сыйфатында исәпкә куелды, 175 – яшь гаиләләргә (35 яшькә кадәр). Җир участоклары белән тәэмин ителгәнлек 89 % тәшкил итте. Җир участоклары алуга кергән гаризалар санының сизелеп кимүен билгеләргә кирәк. Мәсәлән, 2012 елда алар 485 иде, 2014 елда – 248, 2016 елда – 159, ә 2018дә – нибары 56.
Бу яңавыллыларның күбесенең бушлай участокка хокукларын тормышка ашыруы, шулай ук закончалыклы дәрәҗәдә «ташламачыларга» кертү критерияләре үзгәрү белән бәйле.
– Шәһәрдә «бушлай» участоклар шәһәрнең яңа микрорайоннарында бүленде. Аэропортта гына – 549. Шулай яңа участоклар ташламадан кулланучылар өчен Шүдик (107), Карман (64), Сусады-Ябалак (23), Прогресс (11), башка перспективалы авылларда барлыкка килде.
Бу категорияләр өчен җирләрне ызанлау буенча эш үткәрүгә 1,8 миллион сумнан артык юнәлтелде, 692 яңа участок ызанлаштырылды, – ди бүлек башлыгы Ирина Таҗетдинова. – Чиратны бетерү өчен безгә 584 участок булдырырга кирәк, бу максаттан тагын 1,13 миллион сум таләп ителәчәк. Булган чиратны 2023 елда ябарга планлаштырабыз, ә күп балалы гаиләләр буенча – инде 2019 елда.
Якын киләчәккә төп бурыч – яңа микрорайоннар, усадьба төзелешле кварталларны инженерлык һәм юл инфраструктуралары белән тәэмин итү. Бу кыйммәтле чаралар төрле дәрәҗә бюджет акчасына үткәрелә, шул исәптән ресурслар белән тәэмин итүче инвестицион программалар исәбенә.