ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+9 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Урындагы үзидарә
25 март 2019, 16:12

Күпме юл ремонтлаячакбыз?

Агымдагы елда акчаның күп өлеше юл челтәрләрен ремонтлауга юлланачак

Финансларның күп өлеше быел шәһәр урамнарының асфальт-бетон катламы чокырларын ремонтлауга юнәлтеләчәк. Бу хакта 18 мартта район хакимиятенең чираттагы оператив киңәшмәсендә билгеләнде.
«Элек муниципаль юл фонды акчасын биләмәләр арасында юл озынлыгына карап бүлә идек, һәркайда билгеле эш төрләрен башкарырга тырыштык. Агымдагы елда мондый практикадан туктатырга карар ителде. Анык участокның – шәһәрнең урам челтәрләрендәге», – проблемаларны нокталы хәл итү өчен акча туплыйбыз, – дип билгеләде киңәшмәдә район хакимияте башлыгы Илшат Вәзигатов.
Шулай ук, ул авыл биләмәләрендә, шул исәптән авыл торак пунктларда юл төзүнең быел яңа республика программасы кысаларында тормышка ашырылачагын ассызыклады. Яңавыл районы сынауда катнашучы проектка кергән, республика бюджетыннан 10 млн сум бүленү планлаштырылган.
Яңавыл шәһәренең юл челтәрләрен ремонтлау турында шәһәр биләмәсе хакимияте башлыгы урынбасары Шакирҗан Зябиров белән әңгәмәләшәбез.
– Хәерле көн. Тәүдә шәһәрнең юл челтәрләрен һәм аның торышын кыскача сүрәтләгез әле, зинһар.
– Шәһәр биләмәсендә автомобиль юлларының озынлыгы 160,5 км тәшкил итә. Аларның 70,5 километры гына асфальт-бетон катламлы (яки 44%). Кызганычка каршы юлларның күп өлешенең катлам сыйфаты норматив таләпләрдән ерак, ремонт кирәк. 2018 елда чокырлар ремонтлау эссе асфальт-бетон катнашма кулланып, юл катламының 1561 кв. метр мәйданында 1459 мең сумлык башкарылган.
– Шакирҗан Мясумҗанович, быел юл ремонтлауга күпме акча каралачак?
– Шәһәрне карау һәм төзекләндерү кысаларында («ЯнаулБлагоустройство» ширкәте белән контракт буенча – ред.) 1248 мең сумга 1220 кв. метр мәйданда чокыр ремонтлау планлаштырылган. Финанс чараларны бүлүдә кабул ителгән үзгәрешләрдән соң безнең өстәмә 9953 кв. метр мәйданда 10,6 млн сумга чокырларны ремонтлау мөмкинлеге барлыкка килде.
Шушы эш күләмен кыска срокта башкару өчен берничә урамнарны берләштереп, тоташ күләмне лотларга бүләргә кирәк булачак. Шул чакта подрядчылар – аукционнарда җиңүчеләр – бер үк вакытта бөтен участокларда эшләячәк һәм чокырларны 15 июньгә кадәр (Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров тарафыннан билгеләнгән дата) тәмамлаячакбыз.
– Агымдагы елда башка төр эшләр планлаштырылганмы?
– Ходайбирдин урамында Яңавыл район үзәк дәваханәсе поликлиникасы каршында автомашина кую урынын җиһазландыруга 1,88млн сумга проект-смета документациясе әзерләнде. Шулай ук Ленин урамында «Шатлык» һәм «Семья» сәүдә үзәкләре арасындагы участокта 1,51 млн сумга асфальт-бетон катламга ремонт үткәреләчәк.
– Территориаль заказ кысаларында шәһәр буенча эшләр каралганмы?
– Әйе, 2019 елда бу максаттан республика бюджетыннан 16, 6 млн сум диярлек бүленәчәк, муниципаль юл фондыннан кушма финанслау 259 мең сум тәшкил итәчәк. Якутов урамында (9 санлы торак йорттан Куйбышев урамына кадәр, 1340 м) юл участогында асфальт-бетон катламга, Цюрупа урамы (1150 м), М. Гафури (1060 м) урамнарында вакташ һәм ком-таш катламлы юлга ремонт планлаштырыла.
Читайте нас: