Урындагы башлангычларны яклау программасы республикада инде беренче ел гына гамәлгә ашырылмый. Аның һәр пункты зарури һәм конкурс сайлап алуда исәпкә алына. Төбәк һәм урындагы бюджетлардан акча белән бөтен нәрсә ачыктан-ачык. Кагыйдә буларак, халыктан акча җыю һәм иганәчеләр эзләүдә проблемалар туа. Соңгыларының булмавы проектның конкурста катнашуын бөтенләй гамәлдән чыгара, районда мондый очраклар инде бар.
Сандугач авыл Советы биләмәсендә иганәчеләр белән проблема беркайчан да юк. Биләмә территориясендә эшләүче эшкуарлар һәм предприятиеләр гадәттә алар булып чыгыш ясый, соңгылары биредә өчәү – «Ужара», «Агро М», «Мичуринский» ширкәтләре. Авыл хакимиятендә сөйләүләренчә, аларның һәрберсе теге яки бу чараларны оештыруда үз өлешен кертә, ләкин «Мичуринский» ширкәтенең бизнесы аеруча җаваплы. Район һәм республикада ит җитештерүче иң зур предприятиенең мөмкинлекләре күбрәк икәнлеге аңлашыла, әмма алар күпләр кебек «бу миңа кагылмый» дип әйтә алыр иде.
– Күз тимәс, дип уйлыйм, – ди авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Тимерҗан Куснияров, – ләкин алар безгә бик ярдәм итә, моның өчен зур рәхмәт.
– Һәр оешма гомум мохиттән тыш эшли алмый, бу үзара отышлы хезмәттәшлек, – диләр тыйнак кына үз чиратында дуңгызчылык комплексында.
Ачыклый алуыбызча, предприятие урындагы башлангычларны яклау программасында гына түгел, ә төрле мәдәни һәм башка чараларда иганәче булып чыгыш ясый, ә быел Барабановкада ФАПны ремонтлаган.
– Тамбурны сүттеләр, яңа нигез салдылар һәм янкорма ясадылар, җылытылучы бетон идән койдылар, җылылык системасын алыштырдылар, пластик тәрәзә һәм ишекләр куйдылар... – дип нәрсәне дә булса төшереп калдырудан куркып сөйләде безгә фельдшер Наталья Рәхимҗанова. – Шәхсән үзебездән һәм тоташ халык исеменнән предприятие хезмәткәрләре, шәхсән управляющий Альберт Батыровка рәхмәт белдерәбез.