ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+16 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Урындагы үзидарә
1 ноябрь 2019, 22:15

Яңавылга Дәүләт Думасы депутаты килде

Рифат Шәйхетдинов гражданнарны кабул итте, районның үсеш киләчәген тикшерде

Җомга көнне районда Дәүләт Думасы депутаты Рифат Шәйхетдинов булды. Тәүдә ул район хакимияте башлыгы урынбасары Фәйрүзә Ганиева белән урта һәм кече эшкуарлык үсеше сорауларын тикшерде. Бизнесның гамәлдәге субъектлары һәм үз эшен ачарга планлаштыручы гражданнарга яклау төрләрен күрсәтү, муниципаль "Инвестиция сәгатьләре" үткәрү темаларына кагылынды. Аралашу барышында үзмәшгуль гражданнарны теркәү буенча проектны тормышка ашыруда да аерым тукталдылар. Башкортстанның әлеге проект гамәлгә ашырылачак сынауда катнашучы төбәкләр исәбенә эләгүен исегезгә төшерәбез.
Ул республикада инде киләсе елда эшли башлаячак. Бу гражданнар өчен салымны хезмәт бәясеннән дүрт процент дәрәҗәсендә раслау планлаштырыла.
Хакимият башлыгы Илшат Вәзигатов белән халык сайланучысы районның социаль-икътисади хәле, берләштерелгән бюджет үтәлешен тикшерде. Илшат Әгъзам улы агымдагы елда районда тормышка ашырылучы зур проектлар: социаль объектлар төзү һәм капиталь ремонтлау, яңа микрорайоннарны үзләштерү, юллар, инфраструктура объектларны үзгәртеп-төзү турында сөйләде.
Арытаба Рифат Шәйхетдинов гражданнарны кабул итте, алты кеше язылган иде. Дәүләт Думасы депутатына шәхси, шулай ук федераль көн тәртибендәге мөрәҗәгатьләр булды. Барлык сораулар башкаруга алынды.
Моннан тыш, Рифат Габдулхак улы Ямады авылына барды, биредә авыл мәктәбенең түбәсен ремонтлау буенча эш нәтиҗәләрен карады, ул урындагы башлангычларны яклау программасы буенча башкарылган. Эш шунда ки, Дәүләт Думасы депутаты проектны финанслаган.
Читайте нас: