ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+9 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Урындагы үзидарә
12 ноябрь 2019, 16:17

Яңавыл юлларында "кызу" көз

Шәһәрнең үзәк мәйданы һәм төп урамы кыяфәте көннән-көн үзгәрә

Бу көннәрдә шәһәрнең үзәк урамы буенча кешеләр һәм техника катлаулы һава шартларында ялсыз диярлек эш алып бара – Азин урамына асфальт салу дәвам итә. "Арлан УСПД" һәм "Танып" ширкәтләре эшчеләре өчен быелгы көз чыннан да кызу булды – юлчылар кар катламы урнашканчы эшләрне тәмамларга ашыга.
Шәһәр үлчәмнәре буенча эш күләменең бик зур булуын танырга кирәк. Мисалга, "Арлан УСПД" ширкәтенең Яңавыл участогы башлыгы Шакирҗан Зябиров мәгълүматлары буенча, Нефтекама асфальт заводыннан шәһәргә инде 200 тоннадан артык асфальт-бетон катнашмасы кайтарылган һәм салынган. Бер эш көненә 300-350 тонна чамасы салалар. Тротуарларның да кыяфәте үзгәрә. Ремонтланырга тиешле 2,5 мең метр бордюрның бүгенгә ике меңнән артыгы урнаштырылган һәм беркетелгән.
Ләкин шәһәрлеләр арасында асфальт салу буенча эшләргә шөбһәчел караучан кешеләр дә бар.
– Шелтәләр уңаеннан түбәндәгене әйтә алам, – дип җаваплады безгә Шакирҗан Мясүмҗан улы. – Биредә заманча технологияләр ярдәмгә килә. Асфальтның ике каты арасына аларны "ябыштыручы" битум эмульсиясе, адгезия салабыз. "Адгезионка" минуслы температуралар өчен махсус җайланма буларак та кулланыла. Ягъни асфальт яз көне агып китмәячәк һәм ватылмаячак. Юлчылар намуслы эшли.
Инде ямьләнгән мәйданда киләсе яз Бөек Җиңүнең 75 еллыгына Парад, ә җәй – Бөтендөнья Фольклориада кунакларын каршыларга кирәк булачагын өстисе генә кала. Үзәк мәйданны үзгәртеп төзү йөкләмәсен республика Башлыгы Радий Хәбировның җәй көне районга килгәндә бирүен билгеләп үтәбез.
Читайте нас: