ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+13 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Урындагы үзидарә
17 ноябрь 2019, 15:46

«ЯНАУЛБЛАГОУСТРОЙСТВО»: ШӘҺӘР УРАМНАРЫНДА ЯҢА ГРЕЙДЕР

ЯҢА ГРЕЙДЕР

Башкортстанның муниципаль берәмлекләрен коммуналь техника белән финанс тәэмин итүгә Республика адреслы инвестицион программасын тормышка ашыру кысаларында шәһәр яңа грейдер сатып алган. Автомашинаның бәясе 6234,5 мең сум тәшкил итә, аның 112,7 меңнән артыгын шәһәр бюджеты бүлгән. Бу көннәрдә шәһәр хакимияте комуналь техниканы аренда шартнамәсе кысаларында "ЯнаулБлагоустройство" ширкәтенә куллануга тапшырган.
Предприятие директоры Алмаз Фәйзуллин әйтүенчә, яңа грейдер шәһәр урамнарында эшли инде.
– Заманча техника барлыкка килү автомашина юлларын тигезләү буенча эшләрнең зур күләмен башкарырга мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, кар күп яуган чорда юлларны тизрәк чистарта һәм сыйфатлы карый алачакбыз, – дип билгели ул.
Читайте нас: