ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+9 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Урындагы үзидарә
18 февраль 2020, 17:55

Шәһәрдә йомгак ясадылар

Шәһәр биләмәсе Советының отчет утырышы узды

Шәһәр биләмәсе Советының отчет утырышы узды
"ЯТ" хәбәр итүенчә, шушы көннәрдә районда авыл биләмәләрендә отчет утырышлары уза, анда хакимият һәм урындагы үзидарәнең вәкаләтле органнары эшчәнлегенә 2019 елда территорияләрнең социаль-икътисади үсешенә йомгак ясыйлар. Шәһәр биләмәсе Советының тиңдәшле утырышы 14 февральдә узды. Аның эшендә район хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Рөстәм Фәтхуллин, район Советы депутаты Светлана Чернейкина, шәһәрнең предприятие һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.
Социаль-икътисади үсешкә йомгак ясап, шәһәр биләмәсе хакимияте башлыгы Фирдәвес Миндияров шәһәрнең федераль һәм республика программаларында катнашуы турында сөйләде, җиде эш программасын башкаруга йомгак ясады. Шулай ук шәһәр хакимияте аларның оештыручысы булып чыгыш ясаган дүрт оешма эшенә анализ ясады – "Төзекләндерү идарәсе" МКУсы, "Тарихи-туган якны өйрәнү музее" МАУК, "ЯнаулБлагоустройство" ширкәте һәм "Яңавыл шәһәр мунчасы".
– Берләштерелгән бюджетны башкару 2019 елда 227,8 млн сум тәшкил итте. Казнаның шәхси кереме – 90, 7 млн сум (яки 2018 ел дәрәҗәсенә 102, 9 %), аннан 33, 76 млн сумы НДФЛ, физик берәмлекләрнең җир һәм милкенә салымнар – 34, 7 млн сум, – дип саннар китерде Фирдәвес Миндияров бюджет үтәлеше өлешендә. 2019 елда шәһәр биләмәсе Советы эшчәнлеге турында рәис урынбасары Светлана Мөхәммәтшина отчет ясады.
Читайте нас: