ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
26 декабрь 2017, 12:02

«Башмясокомбинат» ширкәте

Яңавылда шундый исемле предприятие ачылды

Яңавылда тагын бер эшкәртү предприятиесе барлыкка килде – шәһәрнең төньяк өлешендә ит эшкәртү комбинаты ачылды. Бу районга Суннатхожи Юнусходжаев йөзендә инвестор килүе ярдәмендә мөмкин булды. Предприятиенең тәүге продукциясе кибет киштәләрендә киләсе ел башында барлыкка киләчәк,әлегә биредә ахыргы эш башкарыла, арытаба мал сатып алачаклар. Юнәлеше – хәләл продукция. Ә киләчәктә үзләре мал үрчетә башларга ниятли. Чарага районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре чакырылган иде, яңа предприятиедә алар белән үзара отышлы хезмәттәшлекне җайга салуга ышаналар. Район хакимияте
башлыгы Илшат Вәзигатов агробизнесменнар һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең бергә эшли алачагы, ә комбинатның уңышлы эшләп китәчәгенә ышаныч белдерде.
Читайте нас: