ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
14 март 2018, 16:47

кыска яңалыклар

БРның халык шагыйре Назар Нәҗми тууының 100 еллыгына багышланган «Назар укулары» республика әдәби-иҗат конкурсында Карман авылы мәктәбе укучысы Алияна Хәлфәтуллина «Н. Нәҗми әсәрләрен яттан уку» номинациясендә I һәм «Әдәби иҗат» номинациясендә II урын яулаган, ә лицейчы Айгөл Аввакумова «Компьютер графикасында иҗади очыш» номинациясендә җиңгән. Байгуҗа мәктәбе укучысы Валерия Тапуева (җитәкчесе Д.П. Әндәрҗанова) мари теле буенча төбәкара олимпиадада призер булган. Кышның соңгы көнендә район китапханәчеләре өчен Сәламәтлек көне үтте, ул ике чара – Ватанны саклаучылар һәм Халыкара хатын-кызлар көнен берләштерде. Спорт чарасында катнашучылар өчен чаңгы ярышы, спорт-күңел ачу уеннары оештырылган иде. Күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге хәбәр итүенчә, 5-11 мартта районда янгын теркәлмәгән. Район үзәк дәваханәсеннән алынган мәгълүматларга ярашлы, узган атнада кабул итү бүлегенә медицина ярдәме сорап 309 кеше мөрәҗәгать иткән, ОРВИ билгеләре белән – 198. Узган атнада районда барлыгы өч кыз һәм бер малай туган.

Читайте нас: