ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
10 апрель 2018, 12:06

«Шоферлар, жилет киегез!»

Кертелгән үзгәрешләргә аңлатма

Мөгаен, күпләргә билгеле булуынча, Русиядә янә юл йөрү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Шушы һәм яңа таләпләр юлларда билгеләргә, һәм транспорт чараларына цистернада хәвефле йөк йөртүгә рөхсәт таныклыгы бирү тәртибенә кагыла. Ләкин бу ике яңалык әле генә кертелсә, шоферлар өчен яктылыкны кире кайтаручы материалдан сызыклар белән куртка, жилет яки жилет-япмага кагылышлы өченче яңа кагыйдә, – 18 марттан гамәлдә.
Русиянең Дәүләт автоинспекциясе сайтына мөрәҗәгать итик, анда аңлатма бирелгән.
Юл йөрү кагыйдәләрендә транспорт чарасы шоферы туктарга мәҗбүр булганда яки юл-транспорт вакыйгасында торак пунктлар читендә тәүлекнең караңгы вакытында, яисә күрү мөмкинлеге чикле шартларда юлның йөрү өлешендә яки читендә, ГОСТ таләпләренә ярашлы яктылыкны кире кайтаручы материалдан сызыклар белән куртка, жилет яки жилет-япмада булуны мәҗбүр итүче таләпләр барлыкка килгән.
Кагыйдәләрнең шушы нормасының регулятив булуына төгәллек кертелә, аны үтәмәгән өчен административ җаваплылык каралмаган. Сайт ведомствосында шулай ук шәхси хәвефсезлек кебек үк, юл хәрәкәтендә катнашучылар хәвефсезлеген дә тәэмин итү өчен яктылыкны кире кайтаручы жилет яки япма куллануны барыннан да элек транспорт чарасы шоферы контрольдә тотарга тиешлегенә төгәллек кертелә.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре ягыннан юл-транспорт вакыйгасы яки туктарга мәҗбүр булган очракта юлның йөри торган өлешендә чакта мондый жилетны куллану мөһимлеге турында шоферга хәбәр итәргә тиеш. Бу юл хәрәкәтен күзәтү барышында кебек үк, автотранспорт предприятиесе, таксопарк, автомәктәп курсантлары белән мәгълүмат-кисәтү чараларын үткәргәндә дә эшләнәчәк.
Статистика
Транспорт чарасыннан төшкән яисә юлның йөри торган өлешендә яки юл читендәге шоферларны таптату саны шактый югары кала. 2017 елда шундый 386 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, анда 67 кеше вафат булган һәм 347се төрле авырлыктагы җәрәхәт алган.
Читайте нас: