ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
10 апрель 2018, 10:31

Зур су: бөтен нәрсә контрольдә

Кар суларын аварияләрсез үткәрү өчен чаралар кабул ителә

Соңгы көннәрдә, һава температурасының җылы торуы белән бәйле, боз һәм кар ныклап эри башлады. Бу уңайдан районда ташкын хәле ничек? Бу хакта район хакимиятенең ГОЧС һәм мобилизацион әзерлек эшләре секторы мөдире Марат Харисовтан кызыксындык.
– Ташкын суларын үткәрү өчен кирәкле чаралар кабул ителә. Оператив төркем булдырылды, ул көндәлек режимда Бүә елгасында һәм Карман сусаклагычында су дәрәҗәсен күзәтә. Бүә гадәттә апрель уртасында ачыла, мисалга, үткән елда 14 апрельдә булды. Елгада су дәрәҗәсе бер тәүлеккә 394 см.дан нибары 3 см.га күтәрелгән (иң куркыныч дәрәҗәсе – 830 см). Узган елда су дәрәҗәсе 709 см.га җиткән.
Әлбәттә, бөтен нәрсә һава торышы шартларына бәйле. Районда ташкын суларын хәвефсез үткәрүгә әзербез, дип уйлыйм, гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүгә юл куймаячакбыз.
Барлык проблемаларга тиз генә тәэсир итү өчен гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия әгъзаларының дежур торуы оештырыла. Бүген хәбәрләрне ЕДДС хезмәте кабул итә (тел.: 5-09-11; 112).
Бу сорауда зур роль, җаваплылык һәм йөкләнеш, тиешенчә, урындагы үзидарә органнарында. Ләкин без дә, халык, читтә калмаска, ә бу чорга алдан әзерләнергә: су үткәрү канаулары, торбаларны чистартырга, терәлеп торучы территориядә карны көрәргә тиеш.
Шулай ук бу атнадагы һава торышы турында кызыксындык. Метеохезмәт мәгълүматлары буенча, тотрыксыз һава торышы, карлы яңгыр төрендә явым-төшем, бераз бозлавык көтелә. Төнлә һава температура +1дән -4кә кадәр, аязайтканда -9га төшәргә мөмкин. Көндез исә яңавыллыларны +3..+8 температурасы белән җылы яз көтә, аерым көннәрдә +13кә кадәр. Чәршәмбедән пәнҗешәмбегә җил секундына 17-18 метр тизлектә исәргә мөмкин.
Читайте нас: