ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
9 август 2018, 16:00

Калдыкны керемгә әйләндерәчәкбез

Киңәшмәдә шул хакта сүз барды

Авылларда чүплекләр булмас, калдыкларны чүп ташучы машиналар алып китәр, дип әле күптән генә күз алдына да китерә алмый идек. Бүген боларның барысы да чынга аша. Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә революция бара, дип әйтергә мөмкин. 2019 елдан, төбәк операторлары институты эшли башлагач, ул тулы фазасына аяк басачак. Каты коммуналь калдыклар белән эш итүнең яңа системасына күчү «Производство һәм куллану калдыклары турында» Федераль закон, РФнең Торак кодексы, Хөкүмәт карарлары, коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре таләпләре белән бәйле.
25 июльдә Уфада табигатьтән файдалану һәм экология министры Илдар Һадыев рәислеге астында Яөавыл районы да кергән 2 санлы төбәк операторы эшчәнлеге зонасы буенча каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә яңа системага күчү мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте. Сорауларны тикшерүдә районнан шәһәр биләмәсенең баш белгече Илгиз Габдуллин, сәнәгать һәм төзелеш бүлегенең баш белгече Эльмира Манапова һәм «Жилсервис» ширкәте директоры Рәфил Зарипов катнашты. Киңәшмәдә Илдар Һадыев һәм 2 санлы зона буенча төбәк операторы Евгений Юдинцев сорауларга җентекле җавап бирде, киләчәккә эш планын аңлатты.
Муниципалитетларга каты коммуналь калдыклар тупланган урыннарны булдыру һәм карау, аларны урнаштыру схемасын билгеләү, реестр алып бару буенча эшчәнлек оештырырга киңәш ителде. Санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү һәм халык арасында аңлату эше үткәрү буенча эшне көчәйтү кирәклеге ассызыкланды.
Төбәк операторы тарафыннан каты коммуналь калдыклар чыгару барлык, хәтта иң ерак урнашкан торак пунктларда оештырылачак. Вакыт үтү белән республикада каты коммуналь калдыкларны аерым җыю һәм аларны тулысынча утильләштерү барлыкка килергә тиеш, аларны күмү мөмкин кадәр киметеләчәк.
Читайте нас: