ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
4 сентябрь 2018, 15:39

Әләм һәм гимн белән

Республикада дәүләт символикасының яңа норма һәм кагыйдәләре

Республика парламентарийлары «Башкортстан Республикасының дәүләт символикасы турында» төбәк законын яңартып, үсмер буын арасында гражданлык һәм патриотлылык тәрбияләү эшенә өлеш керткән. Хәзер законда республика әләмен милек формасына бәйсез рәвештә гомум белем бирү оешма биналарында эләргә яки алар территориясендә урнаштыру мөһим булган норма барлыкка килгән. Законга Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов кул куйган. Шулай ук мәгариф оешмалары тарафыннан үткәрелгән күләмле чаралар вакытында (шул исәптән спорт һәм физкультура-сәламәтләндерү) әләм күтәрү яки урнаштыру каралган.
Үзгәрешләр Башкортстан Республикасының Дәүләт гимны белән дә бәйле. Милек төренә бәйсез рәвештә гомум белем бирү һәм һөнәри мәгариф оешмаларында яңа уку елы башлану көнендә беренче дәрес алдыннан, шулай ук мәгариф оешмалары тарафыннан үткәрелгән дәүләт, муниципаль бәйрәмнәргә багышланган тантаналы чараларда, закон буенча аны башкару каралган. Һәйкәл һәм истәлекле билгеләр, дәүләт һәм муниципаль бәйрәмнәргә багышланган тантаналы җыелышларны ачкан һәм япкан вакытта гимнны зарури башкару кертелгән. Кайбер беркетелгән нормалар элегрәк тә республика закончалыгында язылган һәм практикада актив кулланылган. Хәзер алар зарури. Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Надежда Шәрәфисламова билгеләвенчә, район һәм шәһәр мәктәпләрендә яңартылган законда барлык язылганнар үтәлә.
Читайте нас: