ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+18 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
9 сентябрь 2018, 16:51

Башкортстанның 100 сайлау участогында 100 волонтер эшли

Башкортстанның 100 сайлау участогында "Голос" сайлаучылар хокукларын яклау буенча хәрәкәтнең 100 волонтер-күзәтүчесе эшли, дип сөйли хәрәкәт активисты Ренат Факиев. Аннан алтмышы Уфадагы участокларды күзәтү эше алып бара. "Голос" хәрәкәте сайлау кампанияләренең бөтен стадиясен күзәтә, анда катнашучылар сайлау процессын камилләштерү буенча эксперт булып чыгыш ясый, "Карта нарушений", SMS-ЦИК федераль кайнар линия һәм мәгълүмат сервислары эшенә ярдәмләшә. Ренат Факиев сүзләре буенча, соңгы ике ел ярым вакыт эчендә Дема районының сайлау комиссияләрен даими күзәтү үткәрелә, аларның эш сыйфаты, күбесенчә РФ ҮСКсына активистлар җиткергән мәгълүмат аркасында яхшырган.
"РФ ҮСКсыннан тикшерү өчен махусу комиссия килде, - ди активист. - Дема районының ике УСК рәисен бозулар сәбәпле, вазыйфадан азат иттеләр". Волонтер әйтүенчә, сайлауда күзәтү белән шөгыльләнергә кирәк, "чөнки сайлауның законлылыгы мөһим, һәм гражданнарда сайлауда катнашу ихтыяҗына ышаныч кирәк".
Чыганак: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.
Читайте нас: