ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
9 сентябрь 2018, 22:05

Рөстәм Мәрданов: «Башкортстан халкы кешеләр мәнфәгатендә эшләүчеләрне сайлар, дип ышанам»

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Рөстәм Мәрданов БР Дәүләт җыелышы-Корылтайга депутатлар сайлауда тавыш биргән. Премьер-министр гражданлык бурычын "Башкортостан" Дәүләт концерт залы бинасында 109 санлы сайлау участогында үтәгән.
«Бүген республика халкы дөрес сайлау ясар, дип ышанабыз, һәм җаваплы, патриотик рухлы, кешеләр мәнфәгатендә эшләүче депуталар сайлар, дип ышанабыз. Тоташ ил һәм республика каршында якындагы алты елга зур бурычлар торуын исәпкә алып, бу бик мөһим. Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның киләсе алты елга социаль-икътисади үсеш максатлары формалаштырганын беләсез, — диде Рөстәм Мәрданов. — Республика 2030 елга кадәр үз Социаль-икътисади үсеш стратегиясен кабул итте, анда республика халкы тормышын яхшыртырга тиешле бик амбициоз максатлар каралган».
Чыганак: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.
Читайте нас: