ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
26 сентябрь 2018, 09:06

Үзгәрешләр хакында

Русиядә транспорт чараларына дәүләт номеры билгеләре үзгәрә

Илдә киләсе елдан транспорт чараларында дәүләт теркәү билгеләренең төре һәм үлчәме үзгәрә. Тиңдәшле боерыкны (04.09. 2018 ел, 555 санлы мәддә) Техник тәртипкә салу һәм метрология буенча Федераль агентлык (Росстандарт) әзерләгән һәм игълан иткән.
«КоммерсанЪ» гәзитеннән мәгълүмат үткән атнада иң популярлардан булган,ә менә юл полициясе вәкилләре аңлаешлы сәбәпләр буенча, аңлатмалардан әлегә баш тарта. Үзебез тикшереп карыйк.
Мотоцикл, мопед,
скутерлар
Документ тарафыннан ун төр теркәү билгесе кертелә. Үзгәрешләр мотоцикл йөртүчеләргә кагыла – номер үлчәме 245х160тан 190х145 мм.га кадәр кечерәйтелә. Бу «чит ил» җитештергән байк хуҗалары өчен үзгә көнүзәк. Җыйнак номерны скутер, квадрацикл өчен дә кертәләр. Үзгәрешләр двигатель күләме 50 куб.см.дан артык тәшкил иткән скутер ияләренә генә кагыла.
«Японлы», «америкалылар»...
Шундый ук хәл япон машиналары ияләре белән, Америка автосәнәгатенең кайбер модельләре белән дә охшаш хәл – аларга номер билгеләрен бөкләргә туры килмәячәк – алар шулай ук кечерәйтелә.
Ретро, спорт...
Ә менә ретро һәм спорт машиналары номерларына тиңдәшлечә «К» (классик) һәм «С» (спорт) литерлары өстәлә. Шул ук вакытта басма мондый практика, беренчедән, дөньяның байтак илләрендә кабул ителүе һәм, икенчедән, шушы класслы машиналарның статусын юридик беркетүгә юнәлтелгән реформаның беренче этабы булып тора.
Дипломат-«лихач»лар
Үзгәрешләр шулай ук тимер ат яратучылар исәбеннән дипломатик миссия хезмәткәрләренә дә кагыла – әгәр дә сезгә кызыл номерлы «лихач» очраса – белегез: ул дипломат!
Моннан тыш, номер әзерләүдә 12-билгеле үзенчәлекле «тану» коды, шулай ук дәүләт номерына күпсанлы тишекләр кебек техник үзгәрешләр көтелә.
Шуның белән беррәттән бу үзгәрешләрне гамәлгә ашыру кертү барышында тагын да зур әзерлек эшләре булачак (ГОСТ, тендерлар, иске форматтагы номер запасы бетүе һ.б.).
«ЯТ» гәзите хәлләр барышына күзәтүне дәвам итәчәк.
Читайте нас: