ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
23 гыйнвар 2019, 11:57

Кис, төя, алып кайт

Урман кодексына үзгәрешләр кертелде

1 гыйнвардан илнең Урман кодексына үзгәрешләр кертүне күзаллаучы закон көченә керде. Хәзер гражданнарга шәхси ихтыяҗлары өчен түләүсез рәвештә коры-сары әзерләү рөхсәт ителә. Закончалыктаны үзгәрешләрне Русия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Зариф Байгускаров аңлата.
– Беренчедән, нәрсә ул коры-сары? Бу җил, кар авырлыгы, кору һәм чир тию сәбәпле җиргә ауган, коры һәм чери торган агач кәүсәләре, ботаклары, шулай ук куак һәм аларның өлешләре. Бу төшенчәгә гадәттә үскәндә корыган агачларны да кертәләр. Хәзер гражданнарга аны шәхси максаттан җыюга махсус рөхсәт таләп ителми. Коры-сары әзерләгәндә нинди дә булса эш коралы, шул исәптән бензин пычкысы куллануны тыю да юк, чөнки ташу өчен агачны кискәләргә кирәк. Әзерләү, янгынга каршы үзгә чорда урманда йөрүгә тыю куелган очрактан тыш, елның теләсә кайсы фасылында рөхсәт ителә.
Коры-сарыны бөтен урманда әзерләү рөхсәт ителә. Урман кисү эше үткәрелү, элек әзерләнгән агачларны өеп кую урыныннан тыш барлык урманнарда. Шулай ук бер очракта да үсеп утыручы агач һәм куакларны кисәргә, үсентеләргә зыян китерергә, үзең артыннан коры-сары ботакларын калдырырга (алар урманны чүпли һәм янгын куркынычы тудыра) ярамаганлыгын истә тоту мөһим. Үсеп утыручы агачны кискән өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.
Читайте нас: