ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
13 июнь 2019, 11:25

Хәвефсезлек Советының даими әгъзалары белән киңәшмә

Владимир Путин Хәвефсезлек Советының даими әгъзалары белән оператив киңәшмә үткәрде

Очрашуда катнашучылар Русия эчендәге көн тәртибенең агымдагы сорауларын тикшерде. Бишкәк һәм Дүшәнбедә үтәчәк Шанхай хезмәттәшлек оешмасы саммитлары һәм Азиядә үзара эш итү һәм ышаныч дәрәҗәсе Киңәшмәсенә әзерлек кысаларында фикерләр уртаклашу аерым үтте.
Киңәшмәдә Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев, Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин, Президент хакимияте Җитәкчесе Антон Вайно, Хәвефсезлек Советы Секретаре Николай Патрушев, Эчке эшләр министры Владимир Колокольцев, Чит ил эшләре министры Сергей Лавров, Оборона министры Сергей Шойгу, Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин катнашты.
Чыганак: kremlin.ru
Читайте нас: