ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
13 июнь 2019, 16:26

Сез сораган идегез

Яңавылда Шәһәр көне кайчан узачак?

Шәһәр көнен үткәрү датасы уңаеннан гәзит редакциясенә байтак сораулар булды. «Элек Шәһәр көнен, аның атнаның кайсы көненә туры килүенә бәйсез рәвештә, 27 июньдә Яшьләр көне белән бергә үткәрелүен хәтерлим. Арытаба Шәһәр көнен июньнең соңгы шимбәсендә үткәрә башладылар. Быел ничек булачак?» – дип сорый гәзит укучыларның берсе.
Аңлатма алу өчен хакимиятнең мәгълүмат-аналитика бүлеге башлыгы Лидия Галимовага мөрәҗәгать иттек.
– Чынлап та, соңгы елларда Шәһәр көнен Яшьләр көне белән бергә июньнең ахыргы шимбәсендә – ял көнендә үткәрәбез. Быел ул 29 июнь. Ләкин бу көнне Салават районында милли герой Салават Юлаевның 265 еллыгына багышланган «Салават җыены-2019» республика фольклор бәйрәме үтә. Биредә Яңавыл районыннан рәсми делегация катнаша, байтак мәдәният хезмәткәрләре җәлеп ителәчәк. Шәһәр көнен алардан башка уздыру мөмкин түгел. Моннан тыш, 25-27 июньдә районда команда-штаб укулары үтә. Шул сәбәпле, Шәһәр көнен 6 июльдә билгеләү карары кабул ителде.
Читайте нас: