ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
22 июль 2019, 17:42

Конкурслар

Республикада иң матур авылны билгеләячәкләр

1 августта "Башкортстан Республикасының иң матур авылы" конкурсы башлана. Анда Башкортстанның халкы 5000гә җиткән авылы катнаша ала. Җыелышта авыл халкы тарафыннан конкурста катнашу турында карар кабул итү, шулай ук муниципаль район җитәкчелеге киңәше катнашуның бер шарты булып тора.
Конкурс өч этапта узачак. Беренче этап – заявкалар кабул итү, ул 2019 елның 15 августына кадәр дәвам итәчәк.
Җентеклерәк мәгълүматны безнең сайтта укый аласыз ( 22 июльдән "Яңалыклар" рубрикасы ).
Конкурста җиңүчеләр диплом һәм акчалата премия белән бүләкләнәчәк. Конкурста беренче урынны алган җиңүчегә "Башкортстан Республикасының иң матур авылы-2019" стеласы урнаштырыла.
Катнашу өчен "БРның муниципаль берәмлекләр Советы" Ассоциациясенең башкарма комитетына Уфа шәһәре, Тукай урамы, 46, 221 санлы бүлмә буенча заявка тапшыру мөһим.
Читайте нас: