ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
31 июль 2019, 11:58

Автобус белән тулылану

Яңавыл автоколоннасында яңару турында

Автор фотосы
Автор фотосы
Атна башында Яңавылга Уфа-Яңавыл рейсы белән автобус килгән. Бу Нефтекама ПАТПның 4 санлы автоколонна сафын тулыландырган яңа "НефАЗ" автобусы өчен дебют булган. 2019 елның җәендә бу тулылану беренче һәм соңгысы түгеллеген билгеләргә кирәк. Аз гына алдарак шундый ук автобус килгән, ә августта "Башавтотранс" ДУПенең Яңавыл хезмәткәрләре тагын ике "Форд" һәм бер "ПАЗ" көтә.

Автоколонна башлыгы Вәгыйзь Галимуллин билгеләвенчә, андый күңелгә ятышлы вакыйгалар республика җитәкчелеге (исегезгә төшерәбез, башлангыч белән республика җитәкчесе Радий Хәбиров чыгыш ясады), шулай ук предприятие җитәкчелеге, атап әйткәндә, Нефтекама ПАТПсы директоры Альберт Нурисламов ягыннан игътибар ярдәмендә мөмкин булды.

Шофер Илүс Әхмәдишин һәм күпсанлы булмаган пассажирлар (кызганычка каршы!) уңайлылыкның югары дәрәҗәсен (климат-контроль, багаж бүлекчәләре), 44 урынлык яңа автобусның иркенлеген билгели. Шул ук вакытта Транспорт буенча дәүләт комитетында ассызыклауларынча, яңа нәрсәләр хак сәясәтендә йогынты ясамаячак – хаклар күтәрелүе планга ярашлы булачак.



Вставка

Тимур Мөхәммәтҗанов, Башкортстан Республикасының Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча комитет рәисе вазыйфасын башкаручы: "Кече һәм урта класслы тагын 350 автобус алачакбыз. Алар шулай ук уңайлы һәм заманча булачак, ул пассажирларны йөртүнең сыйфат һәм хәвефсезлеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк".
Читайте нас: