ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
7 август 2019, 11:35

"Башкорт ихаталары, төзәтү мәктәбе, Яшьләр сарае..."

Районда Корылтай рәисе – "Бердәм Русия" төбәк бүлекчәсе секретаре Константин Толкачев булып китте

6 августта районга Башкортстан Республикасының Дәүләт җыелышы – Корылтай рәисе, "Бердәм Русия" партиясенең Башкортстан төбәк бүлекчәсе секретаре Константин Толкачев килде.
Совет урамында урнашкан 14/2 санлы күп фатирлы йорт ихатасы аның беренче тукталыш пунктына әверелде. Билгеле булуынча, ул быел "Башкорт ихаталары" программасын тормышка ашыру кысаларында үзгәргән, аңа карап туймаслык.
Күп фатирлы йортлар подъездлары да үзгәрә, аерым алганда, шул ук урам буенча 16 санлы йорт подъезды. Константин Борисович анда да барды, инде башка тиңдәшле республика программасы буенча башкарылган эш белән танышты. Шулай ук идарә итүче компания тарафыннан инде программалардан тыш ремонтланучы подъездлар, төзәтү мәктәбе төзелеше барышы белән танышты.
Читайте нас: