ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
16 август 2019, 11:10

Яңавылда «Аек авыл-2019» конкурсы игълан ителде

Җиңүче 100 мең сум алачак

Фото интернеттан
Фото интернеттан
Яңавылда «Аек авыл-2019» конкурсы игълан ителде. Ул республика конкурсының шундый ук исемле район этабы. Чәршәмбе, 14 августта, хакимиятнең тиңдәшле карарына кул куелган.
Конкурс кысаларында район авылларында яшәүчеләр арасында аек тормыш рәвешен пропагандалау буенча актив эш, рейд чаралары үткәрү, халыкны алкоголь, тәмәке, наркотик бәйлелектән азат итүдә гамәли ярдәм, мәгариф, яктырту, спорт һәм мәдәни-күләмле чаралар оештыру каралган. Ул 30 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Оештыручылар биредә Яңавыл районының барлык авыл биләмәләреннән торак пунктлар катнашуына ышана.
– Конкурста эчүче кеше бөтенләй булмаган авыл җиңәчәк, дип аңлау дөрес булмас. Кызганычка каршы, андый авыл тоташ ил буенча юк, мөгаен. Ләкин начар тормыш рәвеше алып барган бер-ике кеше барлык авыллыларны өметсез калдырырга тиеш түгел. Конкурста җиңүчеләр 30 диярлек критерий буенча билгеләнәчәк. Алкоголь куллану, тәмәке тартуны кисәтү өлешендә үткәрелгән эшне бәяләү, сәламәт тормыш рәвеше алып бару, халыкның гомум сорауларны хәл итүдә активлыгы, Урындагы башлангычларны яклау программасы, «Бердәм Русия» партиясенең «Чын эшләр» проектында катнашу һ.б. алар исәбендә иң мөһимнәрдән берсе булачак, – диләр район конкурсының оештыру комитетында.
Әйткәндәй, җиңүчеләр турында. Районның иң «аек» торак пункты 100 мең сум ала. Ул шулай ук 2019 елның 1 декабреннән 2020 елның 20 мартына кадәр үтәчәк республика конкурсында Яңавыл районыннан вәкил булачак. Икенче һәм өченче урыннарга 75 һәм 50 мең сум күләмендә акчалата приз каралган. Финанс чаралар торак пунктлар үсешенә юнәлтеләчәк.
Үз хәбәрчебез.
Читайте нас: