ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
22 август 2019, 14:28

"Алга". Хәзер Яңавылда да

Шәһәр маршрутларында пассажирлар йөртүнең яңа кагыйдәләре турында

21 августтан Яңавыл территориясендә "Алга" транспорт картасы эшли башлады – "ЯТ"га бу хакта БР "Башавтотранс" ДУПенең Нефтекама ПАТПсе филиалы директоры А. Нурисламов хәбәр итте.
"Алга" – республика территориясендәге җәмәгать транспортында йөрү өчен түләргә мөмкинлек бирүче карта, система 1 июльдән кертелде.
"Алга" картасы "Русия почтасы" бүлекчәләрендә сатыла, Саклык банкы һәм УралСиб белән килешү бар, офисларга карталар кайткан инде. Картаның бәясе – 50 сум. Аны сатып алганда, шулай ук "Сбербанк-онлайн" системасы аша тулыландырырга мөмкин. Киләчәктә моны Саклык банкы яки УралСибның теләсә кайсы бүлекчәсендә эшләргә мөмкин булачак.
1 сентябрьдән "Алга" картасының яңа функциясе барлыкка киләчәк. Пассажирларның бер сәгать дәвамында башка маршрутка түләүсез күчеп утыру мөмкинлеге булачак. Пассажирның юл өчен кулдан акча һәм гадәти банк картасы белән түләү мөмкинлеге сакланачак. Картадан куллану турында җентеклерәк – гәзитнең киләсе саннарының берсендә.
Читайте нас: