ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
23 август 2019, 10:42

Яңавылдан нефтьчеләр бригадасы – "Һөнәре буенча иң яхшысы" Бөтенрусия конкурсы җиңүчесе

Яңавылдан нефтьчеләр бригадасы – "Һөнәре буенча иң яхшысы" Бөтенрусия конкурсы җиңүчесе

Уфада шушы көннәрдә "РН-Сервис" ширкәтенең подряд оешмалары арасында "Һөнәре буенча иң яхшысы" Бөтенрусия конкурсы узган. Җиңүчеләр арасында Яңавылдан команда да бар.
Дүрт көн дәвам иткән ярышта (19-22 август) тоташ Русия буенча барлыгы 12 команда катнашкан: алар арасында Красноярск крае, Краснодар, Нижневартовск, Нефтеюганск, Стрижевой, Бузулук, Самара, Ижевск, Губкинск, Нягань, Уфа шәһәрләреннән вәкилләр. Конкурс ике номинация буенча узган. Бораулаучы Валерий Кузьмин, күтәрткеч машинисты Данил Глухов, бораулаучы ярдәмчесе Марат Кашапов, Денис Хәсәнов командасы иң яхшы КРС бригадасы итеп танылган. Лаеклы бүләк белән котлыйбыз! Бригада конкурста Уфадан вәкил булган. Шулай ук башкала исеменнән катнашучы Октябрьский нефтьчеләре "Иң яхшы ПРС бригадасы" номинациясендә бронза алган, алтын Нефтеюганскка "киткән".
Читайте нас: