ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
28 август 2019, 15:55

МӘКТӘПТӘ ИЛЛЕ МИНУТЛЫК ДӘРЕСЛӘР ХАКЫНДА

МӘГАРИФ ИДАРӘСЕ БАШЛЫГЫ АҢЛАТМА БИРӘ

ИНТЕРНЕТ ЧЕЛТӘРЕНДӘ БАШКОРТСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ДӘРЕСЛӘР 50 МИНУТ ДӘВАМ ИТӘЧӘК ДИГӘН ХӘБӘР ТАРАЛДЫ. "ЧЫНЛАП ТА 50 МИНУТ БУЛАЧАКМЫ?" , - ДИГӘН СОРАУ БИРӘ АТА-АНАЛАР РЕДАКЦИЯГӘ, АЧЫКЛАНУЫНЧА, МӘГАРИФ ИДАРӘСЕНӘ ДӘ ИКӘН.
"ЯТ" АҢЛАТМА БИРҮЕН ҮТЕНЕП ЯҢАВЫЛ РАЙОНЫНЫҢ МӘГАРИФ ИДАРӘСЕ БАШЛЫГЫ ЭЛЬВИРА ШӘЕХОВАГА МӨРӘҖӘГАТЬ ИТТЕ. УЛ МЕНӘ НӘРСӘ ДИП ҖАВАПЛАДЫ:
– Дәресләр элекке кебек үк дәвам итәчәк. Бу сорау санитария-эпидемиололгия характерындагы таләпләрдә рөхсәт ителгән йөкләмәгә катгый ярашлы беркетелгән. Мәктәпләрдә академик сәгать – 45 минут, беренче сыйныф укучылары өчен дәрес 35 минуттан артык дәвам итми.
Читайте нас: