ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
3 сентябрь 2019, 12:37

Хатын-кыз бәхетенең сере нәрсәдә?

Оксана Пушкина белән форум. Кайда? Кайчан?

6 сентябрьдә Нефтекама шәһәренең Шәһәр Мәдәният Үзәгендә "Хатын-кыз бәхете территориясе" ачык академиясе үтә.
Чараның оештыру комитетын Башкортстан җитәкчесенең хатыны Каринэ Хәбирова җитәкли, ул бу проектның авторы булып тора. Хатын-кызлар очрашулары өчен мәйданчык булдыру, хатын-кыз сәламәтлеге, гаилә, балаларның иң көнүзәк мәсьәләрен тикшерү, иҗат өчен яңа юнәлешләр эзләү аның төп максаты булып тора.
"Хатын-кыз бәхете территориясе"ндә эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә мәшгуль өч яшь вәкилләре җыелачак. Форум кысаларында мастер-класслар, урындагы җитештерүчеләр продукциясе күргәзмәләре, фотозоналар, балалар өчен уен һәм белем бирү мәйданчыклары, рәсем студияләре һәм карвинг оештырылган. Форумда катнашучыларның табиб, психолог, косметолог, стилистлардан түләүсез консультация алу мөмкинлеге булачак.
Русиянең билгеле алып баручысы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Оксана Пушкинаның "Хатын-кыз карашы. Заман чакыруы" темасына чыгышы чараның чагу ноктасына әвереләчәк.
Читайте нас: