2019 елгы сайлауда Яңавыл районында соңгы елларда сайлаучыларның иң югары активлыгы булачак.
“Яңавыл таңнары” гәзитенә хәбәр итүләренчә кичке сәгать сигездә 78,65% Яңавыл сайлаучысы тавыш биргән. Бу 28791 кеше.
Шул рәвешле, Башкортстан Республикасы Башлыгын, авыл биләмәсе Советларына депутатлар һәм 3 санлы Өченче бер мандатлы округ буенча шәһәр биләмәсе Советына өстәмә сайлауларда соңгы елларда иң югары сайлаучылар активлыгы булачак.