ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
14 сентябрь 2019, 11:16

Радий Хәбиров ихата һәм подъездларны карады

Республикада “Башкортстан ихаталары” проекты гамәлгә ашырыла

Уфа буенча эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ишегалды территорияләрен төзекләндерү һәм подъездларны комплекслы ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру белән танышты.
Төбәк җитәкчесе быел ”Башкортстан ихаталары” республика проектына кертелгән Ленин урамындагы тугыз ихатаның берсендә булды. Территория күпфатирлы дүрт йортка карый, анда яшел зона, парковка, балалар һәм спорт мәйданчыклары бар.
Ишегалдын төзекләндерү буенча эшләр тәмамланган диярлек. Асфальт катламы яңартылган, эскәмияләр һәм урналар урнаштырылган, яктырту һәм видеокүзәтү системалары ремонтланган. Балалар мәйданчыкларына махсус хәвефсез түшәмә җәю эшләре бара.
Радий Хәбиров чүп-чарны аерым җыю принцибы буенча оештырылган заманча контейнер мәйданчыгын карады.
Октябрь проспектындагы күпфатирлы йортта төбәк җитәкчесе подъездларда үткәрелгән ремонтның сыйфатын бәяләде һәм урындагы халык белән аралашты. Анда яшәүчеләр гамәлгә ашырыла торган проектлар турында уңай фикердә.
— Киләсе елга планнар турында фикер алыша башладык инде. Шул исәптән финанслау күләмен арттыру мөмкинлекләрен дә анализлыйбыз. Кешеләр безнең программаның 2024 елга кадәр дәвам итүен белергә тиеш. Шуңа күрә әлегә кадәр программада булмаган йортлар киләчәктә кертеләчәк, — диде Радий Хәбиров.
Мәгълүм булуынча, “Башкортстан ихаталары” республика программасы Владимир Путинның май указларына ярашлы тормышка ашырыла. Җәмәгать территорияләрен һәм ишегалларын төзекләндерүгә юнәлтелгән "Торак һәм шәһәр мохите" милли проекты кысаларында "Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру" проекты 2024 елга кадәр каралган.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/radiy-kh-birov-bashkala-ikhatalaryn-m-podezdlarny-karady/
#ВладимирПутин
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
#нацпроектыБашкортостан
Читайте нас: