ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
16 сентябрь 2019, 10:18

Өлкәннәр гаиләгә 65 яшьтән кабул ителә

Республиканың 49 районында өлкән яшьтәгеләрне гаиләләренә сыендырган 136 гаилә яши

Өлкәннәр гаиләгә 65 яшьтән кабул ителә
Республиканың 49 районында өлкән яшьтәгеләрне гаиләләренә сыендырган 136 гаилә яши. Өлкәннәрнең күпчелеге 80 яшьтән өстә. Бу "Демография" милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
2016 елдан төбәктә 171 килешү төзелгән, шуларның 28е таркатылган.18 очракта бу картларның үлеменә бәйле.
Өлкәннәр гаиләгә 65 яшьтән кабул ителә. Даими игътибар таләп ителгән инвалидлар да шундый хәстәрлеккә исәп тота ала.
Алар мондый гаиләләрдә бер ай да, берничә ел да яшәргә мөмкин.
Өлкән яшьтәгеләрне караучыларга ай саен 6,2 мең сум акча түләнә.
I группа инвалидларны һәм 80 яшьтән өлкәнрәкләрне тәрбияләүчеләр 8 060 сум ала.
Ялгыз әби-бабайларны гаиләләргә урнаштыру аларның активлыгын арттыра. Өлкәннәр үзләренең кирәклеген тоя башлый, булдыра алганча ярдәм итә, балалар тәрбияләшә.
#нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан#ВладимирПутин
Чыганак: Башинформ.
Читайте нас: