ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
22 сентябрь 2019, 12:02

2024 елга Башкортстан халкын эчә торган сыйфатлы су белән тәэмин итү 92,5 %ка җитәчәк

Башкортстан хөкүмәтендә “Чиста су” төбәк проектының чараларын гамәлгә ашыру планын тикшерделәр

Рөстәм Сангв фотолары
Башкортстан хөкүмәтендә “Чиста су” төбәк проектының чараларын гамәлгә ашыру планын карап үттеләр. Бу проект РФ Президенты Владимир Путин кул куйган “Экология” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры вазифасын башкаручы Борис Беляев әйтүенчә, 15 ноябрьгә кадәр су белән тәэмин итүче дүрт объектны проектлау эшен тәмамлыйлар. Әлшәй районының Раевка, Чакмагыш һәм Чишмә авылларында су чистарту, Келәш авылында су алу системасын, Иглинның көньяк өлешендә эчәр су белән тәэмин итә торган корылмаларны реконструкциялиләр.
Төзелеш-монтаж эшләре киләсе елларда башланачак.
“Проектлаштыру һәм төзелеш эшләре республиканың торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы карамагында каты контрольдә тотыла”, - дип белдерде Борис Беляев.
“Чиста су” төбәк программасының максаты – республика халкын сыйфатлы су белән тәэмин итү, 2024 елга кадәр 86,6 проценттан 92,5 процентка кадәр күтәрү, диләр республика хөкүмәтенең матбугат хезмәтендә.
Чыганак: Башинформ
#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин
Читайте нас: