ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
22 сентябрь 2019, 12:46

Белем бирү сыйфатын күтәрү — көнүзәк бурыч

Мәскәүдә Башкортстан делегациясе белем бирү сыйфатын бәяләү мәсьәләләре турында фикер алышты

Мәскәүдә Башкортстан делегациясе белем бирү сыйфатын бәяләү мәсьәләләре турында фикер алышты.
Русия Президенты Владимир Путинның 2024 елга куелган өстенлекле бурычларының берсе — илнең мәгариф системасын дөньядагы 10 иң яхшы илләр исәбенә кертү. “Мәгариф” милли проекты нәкъ шушы мөһим бурычларны тормышка ашыра. Мәскәүдә Башкортстан Республикасы көннәре кысаларында мәгариф өлкәсендә планлаштырылган чара да - әлеге максатлы эшнең бер өлеше.
Башкортстан делегациясе чараның икенче көнендә “Просвещение” нәшриятында булды. Анда директорлар өчен “түгәрәк өстәл” оештырылды.— Без медицина сыйныфлары, химия, робот-техника кабинетлары өчен белем бирү мохитен оештыру мөмкинлеген карадык. Белем бирү сыйфатын бәяләүнең халыкара тикшеренүләре, укучыларның функциональ грамоталылыгы һәм белем бирүнең сыйфатын бәяләү кысаларында без нәрсәгә килергә тиешлеге турында сөйләштек, — диде республика мәгариф министрының беренче урынбасары Илдар Мәүлетбирдин. — Уфа халыкара мәгариф салоны кысаларында белгечләр җәлеп итеп семинар үткәрү турында килештек. Алар безнең мәктәп директорлары, укытучылар белән эшләячәк, бу өлкәдә булган проблемалар турында фикер алышачак.
“Түгәрәк өстәл”дә, шулай ук, НТИ хәрәкәтенең түгәрәкләр эше мәсьәләләре турында да сүз булды. Мәктәп директорлары укучылар өчен НТИ олимпиадасын үткәрү мөмкинлеген, балаларга өстәмә белем бирү кейсларын карадылар.
Чыганак: kiziltan.rbsmi.ru
Фото: kiziltan.rbsmi.ru
#ВладимирПутин
#национальныепроекты
#нацпроекты
#региональныепроекты
#регпроекты
Читайте нас: