ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
30 сентябрь 2019, 10:04

"Экспорт сәгате"ннән уңышлар көтәбез

"Экспорт сәгате"ннән уңышлар көтәбез

Башкортстан Хөкүмәте «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проектын үтәү максатында аграр тармак компанияләре өчен "Экспорт сәгате" булдырды.
Ул айга ике тапкыр Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты, Уфадагы Русия экспорт үзәге, Башкортстан буенча "Россельхознадзор" һәм "Экспортка ярдәм итү" буенча төбәк үзәге белгечләре катнашлыгында үткәреләчәк.
Анда барлык кызыксынучы структуралар катнашлыгында утырышларга чит илгә продукция китереп торучы яки экспортер булырга мөмкин булган агропредприятиеләр вәкилләре чакырылачак.
Быел 27 декабрьгә кадәр Авыл хуҗалыгы министрлыгы көндәшлеккә сәләтлелекне арттыру турында килешү төзүгә гаризалар сайлап ала, аның кысаларында экспортер компанияләр партнер банклардан кыска вакытлы һәм инвестиция ташламалы кредитларын алалачак.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Фото: https://kiziltan.rbsmi.ru/
#нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан#ВладимирПутин
Читайте нас: