ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+13 °С
Болытлы
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
6 октябрь 2019, 12:00

Иске җылылык трассаларыннан котылабыз!

Иске җылылык трассаларыннан котылабыз!

Башкортстан Башлыгы Указы белән 2020-24 елларда 11,7 мең фатирны шәхси җылытуга күчерәчәкләр.
Аларны тәэмин итү өчен блоклы 69 җылыту казанлыгы урнаштырылачак.
“Программаны тормышка ашыру үзәкләштерелгән җылытудан котылырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай итеп иске җылыту трассаларыннан да котылачакбыз. Әле алар 70 процентны тәшкил итә һәм нәкъ шәхси йортларга кагыла. Кешеләр йортларында җылылыкны гарантияле алырга тиеш”, - ди вице-премьер, Торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфаларын башкаручы Борис Беляев.
Биш ел эчендә иске җылыту челтәрләренең 50 процентыннан котылырга кирәк булачак.
Республиканың коммуналь хуҗалыгындагы икенче мөһим мәсьәлә – 19 муниципалитет территориясендә эчәр су белән тәэмин итү буенча 29 объектны төзү яки модернизацияләү. Тәүге объектларны проектлау тәмамланып килә. Гомум алганда, Ил Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында Башкортстанда “Чиста су” милли проектын тормышка ашыруга федераль бюджет 4,1 миллиард сумнан артык акча бүлә.
“Без югары планнар корганда – мәдәният, спорт сарайлары төзегәндә, баксаң, кайбер кешеләрнең сыйфатлы эчәр суы да юк икән. Безнең өчен бу иң зур проблема булырга тиеш. Су – иң мөһим әйбер. Ул булмаган җирләргә барлык көчләрне ташларга кирәк, аннан соң инде башка мәсьәләләр белән шөгыльләнергә”, - дигән иде элегрәк Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Фото: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: