ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
11 октябрь 2019, 10:46

“Контроль пакеты” сакчыл җитештерүгә күчә

Төбәк үзәге экспертлары старт очрашуы үткәрде

“Контроль пакет” предприятиесендә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүгә адреслы ярдәм күрсәтү кысаларында республиканың Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләр төбәк үзәге экспертлары старт очрашуы үткәрде.
Очрашу барышында Үзәк вәкилләре “Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм” милли проектының максатлары һәм бурычлары, проектның төп этаплары һәм гамәлгә ашыру сроклары турында сөйләде. Аннары “Сакчыл җитештерү нигезләре” һәм “Яхшырту буенча проектны гамәлгә ашыру” темасына тренинглар узды. Укыту предприятиедә сакчыл җитештерү принципларын кертү һәм сайланган продуктны әзерләү процессын яхшырту буенча пилот проектын гамәлгә ашыру күнекмәләрен булдыру мәсьәләләренә багышланган иде.
“Предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген үстерүгә адреслы ярдәм күрсәтү” төбәк проектының максаты – предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү, аларның көндәшлек сәләтен һәм нәтиҗәлелеген арттыру өчен шартлар тудыру.
2018 елның 7 маенда Президент Владимир Путин “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм гомумдәүләт максатлары турында”гы Указга кул куйган иде.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Фото: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: