ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
12 октябрь 2019, 10:59

Дәүләт хезмәткәрләре санлы технологияләргә өйрәнә

Дәүләт хезмәткәрләре санлы технологияләргә өйрәнә

Казан Иннополисы хезмәткәрләре, 20.35 НТИ университеты белән берлектә, Башкортстан дәүләт хезмәткәрләрен “Санлы икътисад” милли проекты буенча санлы технологияләргә өйрәтәчәк.
Беренче төркемгә 190 кеше керәчәк, әлеге командага курс барышында төбәкнең санлы үсеше өчен кейслар эшләргә һәм гамәлгә кертергә туры киләчәк, дип хәбәр итте Башкортстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте. Уфада “CDO (Chief Data Officer - мәгълүматлар белән эшләү буенча җитәкче) - мәгълүматларга нигезләнгән идарә” укыту программасы ачылды. Укыту “Санлы икътисад” милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Иннополис университеты белән берлектә гамәлгә ашырыла. Өч модульдән торган белем бирү программасы төбәкләрдә санлы командаларны, шулай ук әлеге командаларның җитәкчеләрен стандартлаштырылган белем бирү программасы кысаларында әзерләүгә юнәлтелгән.
Белем алучылар сәламәтлек саклау, дәүләт хезмәтләре, авыл хуҗалыгы, бюджет, җир ресурслары, шәһәр һәм муниципалитет белән идарә итү өлкәләрен санлы үстерү өстендә эшләячәк.
CDO белем бирү программасы беренче тапкыр 2018 елның июлендә власть органнары вәкилләре өчен “Остров 10-21” проекты кысаларында сыналды. Русия Президенты Владимир Путин Көнчыгыш икътисади форумда бу эшне дәвам итәргә кушты.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Фото: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: