ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
16 октябрь 2019, 13:03

Ниһаять, санлы телевидение килде!

Русиядә федераль телеканалларның барлык аналог тапшыручылары сүндерелде

Ил Президентының май указларына нигезләнеп, "Санлы икътисад" гомумдәүләт проектына ярашлы, Русиядә федераль телеканалларның барлык аналог тапшыручылары сүндерелде, санлы тапшыруларга күчү тәмамланды.
Бу хакта "РИА Новости" хәбәрчесенә санлы үсеш, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин хәбәр итте.
Аның мәгълүматларына караганда, Русиядә санлы эфир телевидениесен кабул итү мөмкинлеге булмаган 20 меңгә якын гаилә кала. Ике атнада аларның да биш меңгә якыны нәкъ шундый телевидение карый алачак.
« Русиядә «сан»га күчү процессында проблемалар булган бер генә төбәк тә юк. Чөнки бөтен җирдә дә моның өчен принципиаль булган эшләр башкарылган», — дип өстәде министр урынбасары.
Башкортстанда пенсиягә федераль социаль өстәмә алучы аз тәэмин ителгән гражданнарга һәм пенсиягә федераль социаль түләүләр алучы пенсионерларга санлы эфир яисә юлдаш телевидениесен кабул итү өчен җиһазлар сатып алуга һәм урнаштыруга дәүләт ярдәме күрсәтелә. Сигез меңгә якын кеше дәүләт ярдәмен алган да инде.
Приставкалар өчен компенсация сорап ике меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән. Волонтерлар җиһазларны көйләргә ярдәм итә.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Фото: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: