Киләсе елдан башлап беренче һәм икенче балага ай саен түләнә торган балалар пособиесенең уртача күләме артуы турында игълан итте РФ Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәте. "Хәзер Башкортстанда пособие күләме 9 182 сум тәшкил итә. 2020 елда ул 9 789 сумга җитәчәк – 2019 елның икенче кварталына билгеләнгән балага яшәү минимумының күләме шундый", – ди аңлатты Башкортстанның Хезмәт министрлыгы матбугат-секретаре Роза Кузьменко.
Түләүләр башкарылган балаларның яше яшь ярымнан өч яшь тәшкил итә. Түләүнең артуы илдә соңгы кабул ителгән карарлар белән бәйле. Моның өчен федераль бюджеттан 24,5 %ка күбрәк акча бүләчәкләр – 527 млрд сумнан артык.
Пособиеләр "Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәм" проектын тормышка ашыру кысаларында артачак.