ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
19 октябрь 2019, 10:52

Мәдәниятне үстерү - милләтебезне саклау ул

Мәдәниятне үстерү - милләтебезне саклау ул

Проектны гамәлгә ашыруга тотынылган акча күләме буенча республика илдә беренчеләр исемлегендә.
Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән милли проектлар арасында мәдәниятне үстерүгә багышланганы да бар. Башкортстан гасырлар дәвамында үз мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә сак мөнәсәбәттә булды һәм бу башлангычка тиз арада кушылды.
Күптән түгел республикада “Кече туган җиремнең мәдәнияте” проектында катнашу өчен мөрәҗәгатьләр кабул ителә башлады. “Бердәм Русия” партиясе башлангычы белән җәелдерелгән бу проектта авыл җирендәге 15 мәдәният йорты катнашты.
Аның өчен 56 миллион 344 мең сум акча тотынылды. Бу акчага мәдәният йортларына ремонт эшләнде, яктырту һәм тавыш җиһазлары сатып алынды, уен кораллары, артистлар өчен костюмнар һәм башкалар булдырылды.
Киләсе елда да бу өлкәгә шул кадәр акча тотынылачак. Гаризаларны 21 октябрьгә кадәр тапшырырга кирәк. Проектта катнашу кагыйдәләре республиканың Мәдәният министрлыгы сайтында тулырак бирелгән.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: