ЯҢАВЫЛ ТАҢНАРЫ
+12 °С
Яңгыр
VK
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
20 октябрь 2019, 11:00

Күпбалалы гаиләләр өчен куанычлы хәбәр!

Күпбалалы гаиләләр өчен куанычлы хәбәр!

Рөстәм Сангов фотосы
Рөстәм Сангов фотосы
Республикадагы күпбалалы 600 гаиләгә мондый таныклык тапшырылган да инде.
Милли проектларын гамәлгә ашыру 2024 елга кадәр дәвам итәчәк. Ил Президенты Владимир Путин анда 12 юнәлеш билгеләгән иде. “Сәламәтлек саклау” — бу исемлектә иң беренчесе.
Президент бу өлкәдә, гражданнарның сәламәтлеген ныгыту белән беррәттән, гомерне озайту, демографияне яхшырту, сәламәт тормыш алып бару һәм башка үзенчәлекләрне дә искә алды.
Чыннан да, демография мәсьәләсе - республикада гына түгел, тоташ ил буенча актуаль проблемаларның берсе. Республикада элек-электән күпбалалы гаиләләр аерым игътибарга ия булды. Аларга төрле дүләт ярдәме күрсәтү дә бездә гадәти күренеш. Күптән түгел мондый гаиләләргә махсус таныклык тапшырыла башлады.
Бу таныклык кибетләрдә, күңел ачу үзәкләрендә, театрларда, музейларда берникадәр ташламага мөмкинлек бирә. Республикада мондый башлангыч беренчегә җәелдерелә.
Статистика мәгълүматлары буенча, бүген республикада күпбалалы 46 мең гаилә исәпләнә.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/
Читайте нас: