Озак ялларда аракы сатуны чикләргә уйлыйлар
Оператив киңәшмә барышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Яңа ел яллары чорында исерткеч эчемлекләр сатуны чикләү мәсьәләсенә дә кагылды.
«Ун көн каникул чорында байтак гаиләләр тәртипсез эчүгә сабыша... 31 декабрьдә башлыйлар да, гыйнварда аларны “һушларына” китерергә кирәк була”, - диде ул.
Республика Башлыгы озак ялларда исерткечләр сатуда көйләү чаралары куллану яклы. Бәйрәмдә аракыны тәмам тыю турында сүз бармый, әлбәттә. Бу уңайдан Радий Фәрит улы тәкъдимнәр кертергә кушты.
Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/